Байлар Сабасында мәктәп укучылары өчен «Мәдәниятләр калейдоскобы» VI республика туган тел фестивале узды. Бу хакта «Саба Дулкыннары» телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Чарада республика мәктәпләренең 100дән артык укучысы һәм укытучылары, шулай ук Казан федераль университетында белем алучы 90нан артык чит ил студенты катнашты.
Саба районы укучылары һәм педагогларыннан тыш, фестивальдә Татарстанны Әлмәт, Арча, Казан, Кукмара, Чаллы һәм Түбән Камадан, шулай ук Әгерҗе, Алексеевск, Әлмәт, Балтач, Биектау, Балык Бистәсе, Теләче һәм Чирмешән районнарыннан катнашучылар тәкъдим итте, дип билгеләп үтте КФУ матбугат хезмәте.
«Мәдәниятләр калейдоскобы» фестиваленең мөхтәрәм кунаклары арасында бу юлы Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Исхаков, Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Нодиржон Косимов, Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифаларын башкаручы Лунцюань Цао, Төркмәнстанның Казандагы Генераль консуллыгының өченче секретаре Марал Рөстәмова һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов булды.
Фестивальгә җыелучылар алдында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов та чыгыш ясады. «Без инде алтынчы тапкыр биредә, Сабада очрашабыз. Фестиваль ел саен уздырыла. Чара нәкъ менә шушы вакытта оештырыла, чөнки 21 февральдә бөтен дөньяда Туган телләр көне билгеләп үтелә», – дип аңлатты ул.
Халыкара туган тел көнен билгеләү турындагы карар 1999 елда ЮНЕСКО генераль конференциясендә кабул ителде.