tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районында яшәүче тарихчы бабасы нигезендә «Крестьян өе» музеен булдырган
Саба районында яшәүче тарихчы бабасы нигезендә «Крестьян өе» музеен булдырган

Саба районында яшәүче тарихчы бабасы нигезендә «Крестьян өе» музеен булдырган

Саба районында тарихчы-педагог, район тарихы буенча дәреслек авторы, Татарстанның атказанган укытучысы Илдар Сафин бабасы нигезендә «Крестьян өе» музеен булдырган. 2014 елда «Юлбатым. Ямбулатым» дигән тарихи басма нәшер итеп, һаман да туган төбәге белән бәйле истәлекләрне барлый, тарих төпкелләренә тирәнрәк төшүен дәвам итә.

Илдар Фатхулла улы ике ел элек әнисе ягыннан Ильяс бабасы нигезе урынына «Крестьян өе» дип аталган шәхси туган якны өйрәнү музее булдырып, бүген биредә тарих белән кызыксынучыларны кабул итә. Музейда бабаларының моннан йөз еллар элек тормыш-көнкүрешен чагылдыручы, шул чактан бирле сакланып килгән җиһазлар урнаштырылган.

Башка музейлардан шул ягы белән дә үзенчәлекле: бирегә килүчеләр борынгы экспонатлар белән танышу белән бергә, тарих тузанында калган борынгы хезмәт төрләре – уфалла арбасы тарту, чабагач белән көлтә сугу, ярма яру, чабата кию, чолгау бәйләү кебек гамәлләрне шәхсән үзләре башкарып карый ала.

Чыганак: saby-rt

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*