1 май көнне “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары авыл халкы белән берлектә, гореф- гадәтләрне, йолаларны саклап калу максатыннан “Йомырка жыю” бәйрәмендә катнаштылар. Төрле төскә буялган йомыркалар, тәм-томнар белән балаларны каршы алдылар, аннары төрле уеннар үткәрделәр. Мондый бәйрәмнәр Олы Кибәче, Кече Кибәче, Төбәк, Миңгәр, Олы Шыңар, Кече Шыңар, Корсабаш, Чулпыч һәм башка авылларда бик актив бара.