Чара Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллинның бәйрәм котлавы белән башланып китте. Гадәттәгечә, бу көнне юбилярларны, яшь парларны, яңа туган сабыйларны хөрмәтләделәр, әлбәттә, махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларны игътибардан читтә калдырмадылар. Батыр егетләребезгә исән – сау әйләнеп кайтырга, ә әти-әниләренә көч, сабырлык һәм сәламәтлек теләделәр.
Бәйрәм тамашасы күңелле уеннар, җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Халык рәхәтләнеп күңел ачты, уеннарда катнашты. Авылдашларның бу очрашуы авыл халкын киләчәктә бергә яшәргә рухландыра, дуслык күперләрен ныгыта. Концерт программасында Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл кунаклары катнашты.
Бәйрәмгә килүчеләр «Барыбыз да бәхетле һәм тату яшик, авылыбыз киләчәктә дә чәчәк атсын!» дигән теләк белән таралыштылар.
Чыганак: saby-rt.ru