tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабада “Безнең ишегалды” игелекле күршеләр фестивале үтте
Сабада “Безнең ишегалды” игелекле күршеләр фестивале үтте

Сабада “Безнең ишегалды” игелекле күршеләр фестивале үтте

2019 елда “Бердәм Россия” партиясе инициативасы һәм Республика Рәисе теләктәшлеге белән “Безнең ишегалды” программасы булдырылды. Республика программасы нигезендә Татарстанда 5174 ишегалды яңартылды.

  Башка өлкәләрдә тиңдәше булмаган “Безнең ишегалды”  игелекле күршеләр  республика программасы  районыбызда да актив рәвештә тормышка ашырылып, инфраструктура үсешендә колачлы эшләр башкарылды. Районда барлыгы 53 ишегалды биләмәсе булса, шуларның 33е  әлеге программа нигезендә төзекләндерелде.  Шулай ук 30 балалар бакчасы һәм спорт мәйданчыклары куллануга тапшырылды. “Безнең ишегалды”  игелекле күршеләр  фестивале үзәге булган  һәм  күпләрнең яраткан ял итү урынына әверелгән “Гаилә” паркы да нәкъ менә әлеге программа кысаларында булдырылды.  Фестиваль мәйданчыгы булган әлеге ямьле урын  бу көнне дә күп гаиләләрне, районыбыз кунакларын үзенә җыйды.  Иң элек  район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән төрле мастер класслар үткәрелеп,  нәни тамашачылар аларда осталыкларын сынады.

“Безнең ишегалды”  игелекле күршеләр фестивалендә  ТР Дәүләт Советы депутаты, иҗтимагый ярдәм штабы рәисе Марат Әхмәтов, Республика активы Данис Шакиров, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе  Рәис Миңнеханов   катнашып,  “Безнең ишегалды” программасының ничек тормышка ашырылуы, соңгы биш елда республика күләмендәге уңай үзгәрешләр белән таныштырдылар, 14 сентябрьдә узачак сайлауларда актив катнашырга чакырдылар.

  “Белгәнебезчә,  республикабыз да ил язмышы  белән бергә авыр, зур сынаулар аша яши, үсә, яңара. Тиңдәше булмаган чикләүләр (санкцияләр) илебез, республикабыз үсешенә зур кыенлыклар тудыра.   Инде өченче ел егетләребез Ватаныбыз язмышы өчен үлем белән күзгә-күз очрашып көрәшәләр.  Кыенлыкларга карамастан,  республикабыз тотрыклы үсешен тәэмин итә. Соңгы 10 елда гына да   республикабызның  икътисад күрсәткечләрендә республика халкы өчен нинди генә игелекле гамәлләр кылырга мөмкинлек бирүче көч- куәт запасы  чагыла.  Республиканың тулай продукты 3 тапкырга артты. 2024 ел нәтиҗәләре буенча ул 5 триллион сумны үтеп китте.  Республикабыз үзалдына кыю, колачлы максатлар куеп яши һәм 2030 елда республика үзенең тәбәкара продукты 10 триллион булсын өчен нигез сала.  Республиканың бюджеты да соңгы 10 елда  3 тапкырга артты.  Әгәр түбәндәге  хезмәт нәтиҗәләре булмаса, мондый  парклар, төзекләндерүләр  була алмас, алар турында хыялланырга гына калыр иде. Саба районы узган елгы нәтиҗәләр буенча  да 30 миллиард сумга якын продукция җитештерде.  Шулай ук  соңгы 20 елдагы үсеш  инвестициясен – социаль-культура объектлары,  юллар, торак төзелеше, башка төрле төзекләндерү эшләре өчен 100 миллиард сум күләмендә   кертә алды.  Соңгы ун ел эчендә  400 парк эшләнде. Татарстаныбызның тотрыклы үсешен, уңышларын Республикабызның тынгысыз, халыкчан, тәҗрибәле  җитәкчесе  Рөстәм Миңнеханов исеме  белән бәйлибез. Сабалылар республика белән бер сулышта”, –дип сөйләде үзенең чыгышында Марат Әхмәтов.

Марат Готыф улы республика программасы буенча төзелгән Сабаның  “Гаилә” ял паркын Казансу елгасы буендагы  “Елмай”  паркы дәрәҗәсендә  дип бәяләде һәм кайбер өстенлекләрен дә әйтеп узды. Биш ел эчендә республикада 5 174 күпфатирлы йортның ишегалды яңартылуын  халык тормышы өчен матурлык, яхшы кәеф, бизәк өстәү икәнлеген ассызыклады.

Рәис Миңнеханов “Безнең ишегалды” программасы кысаларында районыбызда да күләмле эшләр башкарылуын, күпкатлы йортлар ишегалларында уңайлылыкларны республика дәрәҗәсенә күтәрү максаты куелуын билгеләп үтте.  “Яшәү дәрәҗәбез шәһәргә караганда яхшырак. Килешәсезме?” –дип мөрәҗәгать итте ул  фестивальне тамаша кылырга килгән халыкка.   Бердәм рәвештә “Әйе” дигән җавап   яңгырады.

Данис Шакиров үз чыгышында  Татарстаныбызда халыкның яшәү сыйфаты яхшырганнан яхшыра баруын, моның аеруча  Татарстан чиген узуга күзгә ташлануын  билгеләп үтте.

“Безнең ишегалды”  программасын гамәлгә ашыруда актив  катнашып,  йорт яны биләмәләрен  үстерүгә өлеш кертүче райондашларыбызга  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гыймадиева әлеге программаның бер өлеше булган  ”Күрше”  проекты җиңүчесе буларак, 200 мең сум күләмендә грант отуга ирешкән. Грантны тормышка ашыру өчен   Алисә  өч ишегалдында «Халкымның күңел бизәкләре» дип исемләнгән чаралар уздыру хокукын алды. Әлеге чараларда татар халкының милли бизәкләре турында сөйләшү, әлеге бизәкләрне агачка төшереп буяу буенча мастер-класслар, милли уеннар, фотосессия үткәрү һәм халкыбызның милли ашлары белән чәй эчү планлаштырыла.

Фестиваль  “Татарстанда җәй” проекты кысаларында оештырылган Әтнә татар дәүләт драма театры коллективының матур ял концерты   белән дәвам итте.

Чыганак: https://saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*