tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабада күренекле галим һәм тел белгече Әбрар Кәримуллинга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде
Сабада күренекле галим һәм тел белгече Әбрар Кәримуллинга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде

Сабада күренекле галим һәм тел белгече Әбрар Кәримуллинга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде

28нче март көнне Саба гимназиясе базасында күренекле галим һәм тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Конференциядә икенче турга узган укучылар гуманитар өлкәдәге эзләнү эшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар. Секция эшләрендә Казан федераль университеты галимнәре: Денмухаметова Эльвира Николай кызы, Каюмова Диана Фердинанд кызы, Ячина Надежда Петровна һәм Галиева Надия Фәрит кызы катнашып, укучыларның чыгышларына югары бәя бирделәр. Аларның фикерләре һәм тәкъдимнәре конференциянең нәтиҗәлелеген арттырды, укучыларга яңа идеяләр һәм илһам бирде.

Шулай итеп, конференция фәнни һәм иҗади фикер алышу өчен уңайлы мәйдан булды һәм катнашучыларның активлыгы бу чараның уңышлы узуына ярдәм итте.

Чыганак: Саба таңнары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*