tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабада шагыйрә-журналист Тәслимә Низаминың яңа китабын тәкъдир иттеләр
Сабада шагыйрә-журналист Тәслимә Низаминың яңа китабын тәкъдир иттеләр

Сабада шагыйрә-журналист Тәслимә Низаминың яңа китабын тәкъдир иттеләр

10 май көнне Саба район үзәк китапханәсендә, Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә, күренекле композитор, журналист, якташыбыз Тәслимә Низаминың балалар өчен язылган шигырь китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде.

Чараны Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин үзенең уй-фикерләре, теләкләре белән ачып җибәрде. Чарада китап укучыларыбыз “Сәлам, дуслар” китабындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп укып, шагыйрәгә теләкләрен җиткерделәр. Тәслимә Низами үз чиратында матур шигырь, җырларын бүләк итте.

“Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбәрәкова да Тәслимә Низамига үзенең җылы, матур теләкләрен җиткерде. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова  якташыбызга теләкләрен җиткереп, истәлек бүләге тапшырды. Чара чәй табыны янында тәмамланды.

Чыганак: saby-rt.ru/news

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*