Саба Балалар иҗат үзәгендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге XII республика балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы булды. Балалар милли театр сәнгатен үстерү максатыннан үткәрелгән чарага 43 театраль күренеш тәкъдим ителде. Шулар арасыннан иң яхшы 10 коллектив йомгаклау (финал) этабында чыгыш ясады. Театр бәйгесендә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде. “Районыбызның Мингәр авылында туып-үскән Шәүкәт Биктимеровны белмәгән кеше юктыр. Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән берлектә Саба балалар иҗат үзәге инде 12 ел театрга мәхәббәт тәрбияләү, якташыбызны иҗатын, татар драматургиясен, язучы, артистларын пропагандалау максатыннан бәйге оештыра. Балалар иҗатын үстерүгә безнең дәүләт тарафыннан зур игътибар бирелә. Шунысы куанычлы, конкурсның географиясе киңәя бара.Күрсез, Иҗаудан да килгәннәр. Балаларны шушы бәйгегә әзерләүне оештыручыларга, районнар җитәкчеләренә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Монда килгән театр коллективлары инде җиңүче. Барыгызга да уңышлар телибез”,– диде ул.
Конкурсантларга Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов бәя бирде. Ул үз чиратында конкурсантларыбызга ихлас рәхмәтләрен белдерде һәм аларның башкару осталыгын, әзерлек дәрәҗәсе яхшы булуын, шулай ук коллектив җитәкчеләренең иҗади кызыксынуларын билгеләп үтте.
“Балаларга башта сөендерәсем килә. Молодцы, тырышалар, алга таба да шулай шөгылләнәргә язсын. Сүзгә игътибар бирергә кирәк. Әйтик, сез Камал театрына килдегез, ди. Тәнәфескә чыгасыз, нәрсә сөйләде ул ишетелмәде, дисез. Сезне үпкәләтү өчен әйтәсе килми, әмма башта сүзләрне ачык итеп әйтергә өйрәнү кирәк”,– диде актер.
Җиңүчеләргә урыннар түбәндәгечә бүленде:
Кечкенәләр төркеме (1-4 класслар):
1нче урын – Теләче муниципаль районы Алан урта гомумбелембирү мәктәбе филиалы – Балыклы башлангыч гомумбелембирү мәктәбенең “Сәйлән” театр коллективы.
2нчеурын –Явлаштау урта мәктәбенең “Мизгел” театр коллективы.
3нче урын –Лесхоз урта мәктәбенең “Сәхнә” театр коллективы.
Уртанчылар төркеме (5-7 класслар):
1нче урын – Ижау шәһәре Удмурт республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе “Чулпан” балалар театр коллективы.
2нче урын – Әтнә районы “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесенең “Күңелле сәхнә” театр коллективы.
Зурлар төркеме (8-11 класслар):
1нче урын – Казан шәһәре Авиатөзелеш районың “33 нче гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясенең “Өмет” балалар театр коллективы.
2 урын – Минзәлә шәһәре Гимназиясенең Рөстәм Муллин исемендәге “Сәяр” театр һәм кино студиясе коллективы.
3нче урын – Әтнә районы мәктәптән тыш эшләр үзәге “Дуслык” театр коллективы
3нче урын – Әтнә мәктәптән тыш эшләр үзәге “Алтынай” театр коллективы
Гран-при Минзәлә шәһәре “Балалар иҗат йорты” Р.Муллин исемендәге “Сәяр” театр һәм кино студиясе коллективына бирелде.
Чыганак: saby-rt.ru