tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабада татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинар-киңәшмәсе узды
Сабада татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинар-киңәшмәсе узды

Сабада татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинар-киңәшмәсе узды

Сәләтле балалар мәктәбендә “Белем бирүнең төрле баскычларында туган телне һәм әдәбиятны укытуда дәвамчанлык” дигән тема астында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинар-киңәшмәсе узды.

Семинар кысаларында сәләтле балалар мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Диләрә Мирзагалямова һәм татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Ләйсән Шәмсетдинова ачык дәресләр һәм мастер-класс  күрсәтте. Район мәгариф идарәсе методисты Лилия Гайнуллина белем бирүнең төрле баскычларында туган телне һәм әдәбиятны укытуда дәвамчанлык булдыру турында панель дискуссия оештырды. Икшермә кадет интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Гәрәфиева әдәби әсәрне өйрәнгәндә эзләнү, сәнгать алымнары аша хисләр тудыру турында чыгыш ясады, татар теле укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе Резеда Сабирова  “Әдәбият дәресләрендә эш битләрен төзү һәм куллану”дигән темага практикум үткәрде. Семинар кысаларында укытучылар  Ләйсән Шәмсетдинова оештырган интерактив тәнәфестә дә катнашты. Татар теле  һәм әдәбияты укытучыларының район семинары Эзмә урта мәктәбе укытучысы Илфия Кәримова кызы оештырган “Каюм Насыйри-татар дөньясының якты йолдызы” дип исемләнгән интерактив уены белән тәмамланды.

Семинар-киңәшмә бик файдалы һәм эшлекле узды.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*