tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабада “Тукай” паркы ачылды
Сабада “Тукай” паркы ачылды

Сабада “Тукай” паркы ачылды

30 август – Татарстан Республикасы көне. Шул уңайдан Сабаның үзәгендә, Район китапханәсе янәшәсендә “Тукай” паркы ачылды.

Г.Тукайның әсәрләреннән  әкияти тере күргәзмәләр каршы алды килгән кунакларны.
Кызыл тасманы районыбыз башлыгы Р.Минниханов белән берлектә “Иң күп китап укучы” Алия Галимҗанова кисте.

Тукай һәйкәле янәшәсендә, Г.Тукай тормышындагы хатын-кыз образлары сәхнәләштерелде. Җаннарга уелган Тукай чыгышы, беркемне дә битараф калдырмады. Чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*