Ифтар мәҗлесенә дин кардәшләребез- түбәтәйле ир-атлар, шәригатьчә киенгән нурлы йөзле апа-сеңелләр «САБА-АРЕНА» спорткомплексына билгеләнгән вакытка кадәр үк җыела башлады. Алдан килүчеләр Сатыш авылы имамы Алмаз хәзрәт Галимҗановның Рамазан ае фазыйләтләре турындагы үтемле вәгазен тыңлый алды. Бәйрәмнең төп өлеше райондашыбыз, Саба гимназиясе укучысы Камол Камоловның махсус хәрби операция барышында һәлак булган ватандашларыбыз рухына Ясин сүрәсе уку белән башланып китте. Кичәнең мәртәбәле кунагы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров илебез сагында шәһид киткәннәр рухына дога кылды. Алга таба саваплы мәҗлестә катнашучыларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов сәламләде, олуг Рамазан ае уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.
“Мондый ифтар мәҗлесләре үткәрү – безгә изгелектә берләшергә, башкаларны да саваплы эшләргә җәлеп итәргә бер мөмкинлек бирә. Игелек кылып яшик, яхшылыкны гына уйлык, яхшылыкны гына юрыйк. Һәркемгә сәламәт булып яшәргә язсын. Сугышчан хәрәкәтләр тәмамланып, яу кырындагы ир-егетләребез дә исән-имин кайтып, киләсе Рамазаннарны һәркемгә тулы гаилә булып каршы алырга язсын. Ифтарны оештыруга үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт. Кылган яхшылыгыгыз үзегезгә зур савап булып әйләнеп кайтсын”-диде ул.
Бәйрәмнең рәсми өлеше Лесхоз мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Сафинның үтемле вәгазе белән төгәлләнде. Азан әйтелгәч, җәмәгать алдан таратылган су һәм җимеш белән авыз ачты. Ахшам намазы укылганнан соң, бәйрәм кунаклары табыннар янына үтте. Авыз ачучыларга өстәлдә кайнар пылау, җиләк җимештән әзерләнгән компот, казылык, сыр, яшелчәләр, баллы тәм-томнар, камыр ризыклары тәкъдим ителде.
Быелгы районкүләм ифтар “Удмуртия татарлары” җәмгыятеннән килгән делегация катнашуы белән дә мәртәбәле булды. Кунаклар чараның искиткеч яхшы оештырылуын билгеләп үттеләр.
Илмира Галимуллина
Чыганак: https://saby-rt.ru