Авылны тотып тора торган ике бәйрәм бар. Аның берсе – Сабан туе, икенчесе – Корбан гаете. Ләкин Татарстандагы татар авылларының һәр икенчесендә милли бәйрәмебез үткәрелми. “Татар-Информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә менә шундый капма-каршы фикер яңгырады. Бу нилектән шулай килеп чыга? Сабан туе элеккеге рухын саклыймы? Без шушы сорауларга җавап эзләдек.
Саннар ни сөйли?
Быел Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән 355 рәсми Сабан туе үткәреләчәк. Алар Татарстаннан кала, Россиянең 58 төбәгендә, 30 чит илдә уза. Чагыштыру өчен: былтыр җәмгысы 330 Сабан туе үткәрелгән. Алар 54 төбәктә, 31 чит илдә гөрләгән. Бу бәйрәмнәрдә 2 миллион кеше катнашкан. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров әйтүенчә, болар фәкать рәсми, ягъни Мәдәният министрлыгы һәм конгрессның көче кергән бәйрәмнәр. Чынлыкта, алар меңләгән җирдә оештырыла. Сабан туе соңгы елларда дини һәм милли йолаларның үрелеп баруын чагылдыра, ди конгресс вәкиле. Быел, мәсәлән, бәйрәм Ураза гаетеннән соң үткәрелә. Хәмерсез үткәрү җәһәтеннән дә эш алып барыла, ди Шакиров.
Чын Сабан туе – авылда
Традицион мәдәнияте үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова Сабан туена бәя биргәндә, аның кайда үткәрелүенә карап төрле булуына басым ясады:
– Татар авыл Сабан туе гадәттә фермер, йә булмаса, берәр эшмәкәр көче белән үткәрелә. Монда спорт ярышлары да, өстәмә ниндидер кызыклар да булмый. Иң үзенчәлеге – нинди дә булса бер күренекле татар җырчысын алып кайтып концерт күрсәтү булырга мөмкин. Ләкин Татарстандагы татар авылларының 52 процентында әлеге бәйрәм үткәрелми. Чөнки кайбер районнарда инвестор 14 авылга бер бәйрәм оештыра. Шул ук вакытта берничә фермер җыелып Сабан туен үзләре үткәрә башлады. Алар гаҗәеп кызыклы, көннәре дә указ буенча үткәрелә торган вакытка туры килми.
Фәнзилә Җәүһәрова район Сабантуйларының катгый бер таләпкә утыртылуын билгеләп үтте. Районда бәйрәм билгеле бер көндә, билгеле бер сәгатьтә башлана, берничә сәгатьтән тәмамлана, ди ул:
– Бу инде авыл бәйрәме түгел. Авылда халык танышу, аралашу өчен җыелса, районда тамаша өстенлек итә. Бәйгеләр, көрәш, ат чабышы да тамаша төсмерен ала. Районда узган бәйрәмдә көрәш – чып-чын спорт төре. Анда, авылдагыча, келәмгә теләсә кем чыгып көрәшә алмый. Халык монда үз көчен сынау өчен түгел, билгеле спортчыларны карарга җыела. Монда безнең төп кимчелек – уеннарны үткәрү форматларын тотып бетермәү. Җәлт кенә үткәрәләр дә, син икенче тапкыр әйләнеп килгәндә ул мәйдан инде бушаган була. Уен мәйданнары Сабан туеның башыннан ахырынача эшләп торырга тиеш.
Белгеч фикеренчә, федераль Сабан туеның максаты шулай ук үзгә. Монда татар милләтен туплау күз уңында тотыла. Татар халкы үзенең милли йортына башка милләтләрне кунакка чакыра. Монда инде татар җыры, татар көе яңгырап торырга, татар ашлары тәкъдим ителергә, ягъни дөньяга татарны таныту өчен барысы да эшләнергә тиеш. Федераль Сабантуйларында безнең бурыч – йөзек кашы булган бәйгеләрне, әйтик, милли көрәшне саклау, мәйданны милли орнаментлар белән заманча, стильле итеп бизәү, татар сүзен ишеттерү, татар телләрендә язу.
Нәкъ менә шушы урында сөрлегәбез дә инде без. Федераль Сабан туе булсынмы ул, шәһәрнекеме – барысында да татарча язуларга урын бик тарсынып кына бирелә. Сабан туе капкасына еш кына “Хуш киләсез” дигәне урысча, районнардан китерелгән авыл ихаталары капкаларына да чакыру сүзләре урысча языла. Бәйрәм тамашасын алып баручылар да, котларга менүче түрәләр дә халыкка күбрәк урысча мөрәҗәгать итә. Бу кимчелекне төзәтергә кайсы алыныр икән – министрлыкмы, конгрессмы? Быелгы бәйрәмнәрне көтеп карыйк.
Көрәшкә ни җитми?
Сабан туеның йөзек кашы – көрәш бәйгесе дип сөйләде белгечләр. Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов әйтүенчә, милли бәйрәмдә 7 меңнән артык көрәшче катнаша.
– Көрәшчеләребез җитәрлек, чөнки спорт мәктәпләрендә дә көрәш секцияләре булдырылды. Без көрәшне таныту өчен кулдан килгәнне эшлибез, ләкин дөнья шаулатырга көчебез җитми әле. Таныту өчен нәрсәләр эшлибез соң? Әйтик, соңгы елларда Миңгәр авылы Сабан туенда дөнья кубогы үткәрелеп килә. Быел ул дөнья чемпионатына әйләнәчәк. Анда безнең 42 илдән 200дән артык көрәшче килә. 7 үлчәү категориясендә көч сынашачаклар. Батырларның батырлары Биектау районы Иске Казан түгәрәк уенында ачыклана. Баш батырга машина куелачак, – ди Шәйхетдинов. – Шәхсән үзем Сабан туен көрәштән башка күз алдына да китерә алмыйм. Ул һәр районда балалар көрәше белән башланып китә, спортчыларның бил алышуы белән тәмамлана. Шуңа күрә мин Сабан туеның чит илләрдә үткәрелүен безнең көрәшкә пропаганда дип бәялим. Төрле спорт төрләрен караганым бар. Безнең көрәш шәп, әмма аны таныта алмыйбыз. Төрле алымнар кулланып карыйбыз. Мәсәлән, 2019 елның гыйнварында Казан циркында тамаша рәвешендә бәйге үткәрергә җыенабыз. Монда Татарстан, Россия һәм БДБ илләренең иң көчле көрәшчеләре чыгыш ясаячак. Тамашачыларга билет сатып, ул билетка лотереяга машина куеп үткәрәчәкбез. Миңгәргә дөнья беренчелегенә килгән көрәшчеләр арасыннан да көчлеләрен чакырачакбыз.
Хәлил Шәйхетдинов көрәш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә кирәк дип саный. Мондый фикерләр соңгы вакытта еш ишетелә. Ләкин дөньяга танытабыз дип асылы, татарлыгы югалмасмы? Андый куркыныч та бар. Профессиональ спорт төре ясыйбыз дип халыктан ерагаймасмы? Танылган чемпионга караганда, авылның елга бер сөлге тота торган агае бил алышканда кызыклырак халыкка.
Сабан туеның үзгәрүе – югалтумы?
Бу сорауны без фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты, ЮНЕСКО каршындагы Халыкара Традицион Музыка Киңәшмәсе (ICTM) әгъзасы Эльмира Каюмовага бирдек:
– Мин 30 ел экспедицияләргә йөрим. Тәҗрибә зур. Фольклор – халык яшәешенең аерылгысыз бер өлеше. Ләкин тормыш шартлары үзгәргән саен, йолалар да үзгәрә. Әйтик, XV гасырда Сабан туе бер төрле, XIX гасырда икенче төрле, хәзерге вакытта өченче төрле. Нәрсәдер югала, нәрсәдер дәвам итә. Бу – табигый күренеш. Аннан соң җирле үзенчәлекләрне истән чыгармаска кирәк. Төрле төбәкләрдә Сабан туеның үткәрү тәртибе аерылып торган. Әлеге бәйрәмнең берничә варианты бар. Шуңа күрә “чын” Сабан туен эзләп табу – һич мөмкин эш түгел. Безнең чорга килгәндә, ХХ – ХХI гасырларда Сабан туе исеме астында өч халык бәйрәме кушылган: Сабан туе, Җыен һәм Сөрән. Элегрәк Сабан туе Казан татарлары этник төркеме өчен генә хас булган. Борынгы заманнарда мишәрләр Сабан туен үткәрмәгән. Хәзер исә татарлар яши торган бөтен якларда, хәтта чит илләрдә дә (Америка, Англия, Германия, Венгрия һ.б.) уздырырга тырышалар.
Көрәш, ат чабышы, җиңүчеләргә бүләк җыю гадәтләре яшәп килә. Әлбәттә, югалтулар да бар. Казан татарларының кайбер авылларында Сабантуй йолалары яхшы сакланган. Мәсәлән, Мари Иле Республикасының Бәрәңге районында элек бер атна бәйрәм иткәннәр, хәзер 3 көнгә калды. Бу якларда бүләк җыю – бәйге җыю дип атала. Йолалар кыскарса да, Сабан туе традицияләре әле көчле. Татарстанның Теләче районының Кече Мирәтәк (халык телендә Бичер) авылында бүләк җыярга, нәкъ элеккечә, егетләр чыга: алар муеннарына сөлгеләр асып, гармун белән авыл буйлап җәяү йөриләр. Янында булган малайлар чиләккә йомырка тутыра. Бик матур күренеш. Ә мәйдан үзе караңгы төшкәч оештырыла. Бу – төнге Сабан туе. Бичер авылында аны райондагы бәйрәмнән бер атна соңрак уздыралар.
Рух бетүдә үзебез гаепле
Уеннарны спорт ярышына әйләндереп, бәйрәмне кәеф-сафа коруга калдырып, рухны бетердек. Авыл Сабан туен оештыручылар әнә шулай диләр. Чөнки кеше хәзер үзен генә кайгырта, табигатьне олыламый, мул уңыш теләп Җир-анага гозерен җиткерми, ди Зәй районының Сәвәләй авылы китапханәчесе Светлана Чернова:
– Без әнә кеше белән табигать арасындагы элемтәне сакларга тырышабыз. Моның өчен Сабан туе алдыннан махсус үткәрелә торган боламык бәйрәмебез дә бар. Кыска гына әйткәндә, һәр йорттан ярмасы, мае, бәрәңгесе җыела. Ул яланда чишмә суында пешерелә. Аның беренче өч өлеше су буена – яңгыр, кырда – мул уңыш, урман буенда ил-көнгә тынычлык сорап күмелә. Ел саен шушы йоланы үткәргәннән соң яңгыр ява. Бу инде сыналган алым. Сабан туе да – мәҗүси бәйрәмнәрнең берсе. Монда инде күп йолалар югалды, ул заман бәйрәменә әйләнде. Ләкин нәзер атын бүләкләү кебекләре сакланды әле.
Сәвәләй мәдәният йорты директоры Ольга Бутяева авылларында бүләк җыю йоласының сакланып калуын әйтте:
– Авыл карчыгы Настя түти ел саен баш атка бистәр (сөлге) чигә. Аның бүләген беркемнеке белән дә бутап булмый. Үзенә генә хас манерда, нәсел тамгалары, бизәкләрен кертеп эшли ул аны. Бистәр чигеше ул – нәселнең гербы кебек. Шуңа күрә аны югалтмаска тырышабыз. Ел саен авылның яңа киленнәре дә бистәр чигә. Бу бүләк, Сабан туеның бирнә малларын такмак әйтешеп, җыруларын җырлап җыябыз.
Бик сирәк авылларда гына бәйрәм иртәсендә балаларның йорттан йортка йөреп бүләк җыюы калган. Киров өлкәсенең Нократ Аланы районында бар икән әле. Эшмәкәр Минлегөл Хәбибрахманова әйтүенчә, Сабан туе таңында балаларга күчтәнәч өләшәләр, бу – кәнфит ише тәм-том гына түгел, төрле төскә буялган йомырка да. Өлкәннәр йорттан йортка кереп ярма ише әйбер җыя. Бу да Сабан туе мәйданында пешерелә. Миңлегөл Хәбибрахманова, бәйрәмнең рухы бетүдә үзебез гаепле, дип саный. Хөкүмәт оештырганны көтеп ятабыз, аннары гаеп эзлибез, үзебез алынмыйбыз, ди ул. Алынучылар да бар әле, шөкер. Әйтик, Җәлил хәзрәтнең Балтачтагы Бөрбаш авылында узучы балалар Сабан туен бернинди тамаша белән дә чагыштырып булмый.
Гөлинә Гыймадова