Атлар җигеп, урам буйлап җыр-биюләр белән Сабан туена чиккән сөлгеләр, бүләкләр җыю кебек матур гадәт шәһәрләргә дә күчә. Яшь-җилкенчәкнең язгы чәчү эшләре тәмамлану уңаеннан өйдән-өйгә капка кагып, халыкны милли бәйрәмгә чакырып йөрүе моңа кадәр авыл Сабан туйларының аерылгысыз өлеше иде.
Быел Казанда да Сабан туена сөлге җыячаклар. Бер төркем яшьләр ат арбасына төялеп, гармун тартып, башкала үзәгендәге ике-өч урамны иңләп узачак. Мәгълүм булганча, соңгы елларда Казанның Мәрҗани мәчете урнашкан Иске Татар бистәсендәге борынгы тарихи урам-йортларны берникадәр төзекләндерү эшләре башкарылган иде. Мәсәлән, андагы татар көнкүреше, милли ризыклар, халык һөнәрчелеге үрнәкләре белән таныштыручы “Татар утары” ресторан-кунакханә комплексы май аенда тулы көченә эшли башлаячак. Бу уңайдан, “Сөлге җыю” бәйрәме – Иске Татар бистәсенең бизәгенә, Казан халкы һәм аеруча башкала кунаклары өчен онытылмаслык вакыйгага әйләнер дип вәгъдә ителә.
Республикада туристлык тармагын үстерү максатында әле үткән атнада гына оештырылган Туризм агентлыгының җитәкчесе Сергей Иванов татар Сабан туе Татарстанның туристик бренды итеп танытырга ниятләүләре турында әйтә. Мәсәлән, җәйләрен туристлар нәкъ менә Сабан туен күрергә дип Казанга ашкынып торырга тиеш. Моның өчен милли бәйрәмне “сөлге җыю” йолалары һәм башка төрле мәдәни чаралар белән берничә көн дәвамында уздырырга теләк бар. Чөнки туризмны үстерү дигәндә, бу тармак ярдәмендә республика казнасын баету, халыкны өстәмә эш урыннары белән тәэмин итү күз уңында тотыла. Хәзер Татарстанга аяк баскан туристларны биредә берничә көнгә калдыру өчен тырышачаклар. “Көнендә килеп киткән турист якынча 300-500 сум тотса, куна калганы кимендә 3 мең сум сарыф итәчәк. Димәк, безнең ресторан, кафе, кунакханәләребез дә һәрвакыт тулып торачак”, – дип ассызыклый Сергей Иванов.
Казан туроператорлары инде быелдан “Сабантуй” дигән 2-3 көнлек фольклор-бәйрәм турлары тәкъдим итә. Беренче көнне, мәсәлән, туристларны башкаланың тарихи урыннары белән таныштырачаклар, икенче көнне республикадагы берәр авыл яки район Сабан туена алып барачаклар. Өченче көнне халык һөнәрчелегенә, татар милли аш-су серләренә өйрәтүче мастер-класслар үткәреләчәк, концертлар күрсәтеләчәк. Шулай итеп, киләчәктә туристлар Татарстан Сабан туйларын көтеп алсын өчен тырышалар.
Казанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарә рәисе Зөфәр Гаязов сүзләренчә, Казанда “сөлге җыю” бәйрәмен узган ел ук үткәрергә ниятләгән булганнар. Бу тәкъдим Татарстан Президенты һәм шәһәр мэры тарафыннан да хуплау тапкан. Мәгълүм ки, Универсиада елында Казан Сабан туен бик күп милләт вәкилләре тамаша кылды. Шул сәбәпле, куркынычсызлык чараларын тәэмин итү йөзеннән, “сөлге җыю” йоласы 2014 елга кадәр кичектерелде.
– Татар авылларында Сабан туе якынлашканда яшьләр халыктан сөлгеләр, бүләкләр җыя. Ул җырлы-биюле бәйрәм кебек үтә. Бу традицияне шәһәргә дә кертергә кирәк. Мин дә балачакта әниемнең туган ягы Әтнәдә Сабан туйларына йөрергә ярата идем. Сөлге җыю йоласы күңелгә якты хатирә булып кереп калган. Әбием, апаларым Сабан туе колгасына чиккән кулъяулык, сөлгеләр алып чыгып бәйләгәндә горурлык хисләре кичерә идем. Казанда да “сөлге җыю” бәйрәмендә катнашырга теләк белдергән оешмалар күп, алар Сабан туе ярышларына үзләреннән төрле бүләкләр тапшырырга әзер, – дип сөйли Зөфәр Гаязов.
Сабан туеның хәзер ниндие генә юк: авыл Сабан туйлары, районныкы, шәһәрнеке, театрлар һәм балалар Сабан туйлары, федераль Сабан туе… Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Низаметдинова сүзләренчә, Сабан туеның мәгънәсе һәм максаты елдан-ел киңәя бара: ул – халыкларны берләштерүче, милләттәшләрне күрештерүче бәйрәм, очрашулар һәм сәяхәтләр өчен уңай сәбәп.
Быел бишенче тапкыр Бөтенроссия авыллар Сабан туе Волгоград өлкәсендә, ә Томск шәһәрендә ундүртенче федераль Сабан туе узачак. Соңгысы Томскиның юбилее белән дә туры килә, аңа быел 410 ел тула. Мондый дәрәҗәдәге Сабан туйларына җирле халык кына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән бик күп кунаклар җыйнала. Сабан туе уңаеннан татар концертлары, иҗади очрашулар, күргәзмәләр оештырыла. Үткән ел Сабан туйларын Россиянең 60ка якын төбәгендә, 20дән артык чит илдә бәйрәм иттеләр. Төмән өлкәсендәге федераль Сабан туена, мәсәлән, 60лап төбәктән кунаклар килде, бәйрәм мәйданы исә 13 меңләп кешене җыйды.
120 мең татар кешесе гомер кичергән Самар өлкәсенең “Дуслык” газетасы баш мөхәррире Рәфкать Әһлиуллин сөйләгәнчә, авыл халкының шәһәрләргә күченүе Россия төбәкләрендә аеруча зур темплар белән бара. Самар өлкәсенең кайбер авылларында бүген картлар гына яшәп калган. Шуңа күрә, Казанның Сабан туйлары алдыннан шәһәрдә сөлге җыю бәйрәмен традициягә кертү ниятен татар милли гореф-гадәтләрен саклауда үрнәк буларак та кабул итәргә мөмкин.
Самар өлкәсендә узган ел 25нче юбилей Сабан туе үткәрелсә дә, бу якларда милли бәйрәмебезнең бай тарихы бар.
– Безнең якта Сабан туйлары революциягә кадәр дә үткәрелгән. Хәтта Бөек Ватан сугышы елларында тукталып тормаган. Безнең татарларыбыз өчен Казаннан кала икенче мәркәзебез – ул Камышлы районы. Татар милләтенә шагыйрьләр Әнвәр Давыдов һәм Рөстәм Мингалим кебек бик күп күренекле әдипләр һәм сәнгатькәрләр тәрбияләп үстергән Камышлы төбәге гомер-гомергә татар районы булды, анда 10 меңләп татар яши. Авылларда электән Сабан туйлары бөтен йоласын туры китереп оештырыла. Казанның “сөлге җыю” йоласын кайтаруы бик күңелле күренеш. Чынлыкта да безнең әби-бабайларыбыз Сабан туе ярышларында җиңүчеләргә шушылай халыктан җыелган бүләкләрне тапшырган. Хәзер исә бәйрәмнең халыкчанлыгын, мәгънәсен-ямен югалтып, көрәш батырларына кыйммәтле автомобильләр бүләк итәләр. Менә шушы “заманча” гадәттән дә ваз кичсеннәр иде. Әйтик, бездә Сабан туйларына акча түкмәскә, хәләл ризыклар белән генә сәүдә итеп, халыкны милли киемнәр, түбәтәйләр киеп килергә өндиләр. Самарның Гагарин паркында оештырылучы өлкә Сабан туена, гадәттә, 15 меңләп кеше җыела. Бөтенроссия авыллар Сабан туе кебек, бездә Самар өлкәсенең авыллар Сабан туе да үткәрелә башлады. Узган ел ул тәүге тапкыр Камышлыда булды, быел Әптеки авылында көтелә. Камышлыда батырларга машина бирүдән баш тарттылар. Сарык тәкәсе белән чиккән сөлгедән дә матуррак һәм кадерлерәк бүләк була ала мени?!
Латвия татарларының “Идел” татар җәмгыяте рәисе Ринат Ахунов сүзләренчә, Рига шәһәрендә ел саен июнь аенда үткәрелә торган Сабан туена күрше Эстония, Литва илләреннән сөенеп бик күп кунаклар килә, ә хушлашканда алар тагын чакырыгыз дигән теләкләрен әйтә.
– Безнең татарлар бөтен дөнья буенча сибелгән, шуңа күрә еш очрашып булмый. 2002 елдан Ригада Сабан туен оештыра башлагач, милләттәшләребез белән җыелып күрешергә, гореф-гадәтләребезне сакларга мөмкинлек туды. Сабан туена үз көчебез белән әзерләнәбез, үзебез үк бәйрәм концерты куябыз. Казанда Сабан туйлары бик зурлап уздырыла, анда бик күп танылган артистлар чыгыш ясый, ул безне шунысы белән дә җәлеп итә. Гомумән, чит мохиттә яшәүче татарларны Казан беренче чиратта үзенең мәдәнияте белән тартып тора.
Лилия Гаделшина, “Интертат” ЭГ