Быелгы XIX Федераль Сабан туе Новосибирск өлкәсендә уздырылды. Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников та катнашты.
Бәйрәмдә берләшегез!
Сабантуй мәйданының төп тамашачысы булып илебезнең төрле почмакларына сибелеп яшәүче татарлар җыелды. Россиянең 29 төбәгеннән, Казахстаннан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, Татарстаннан да зур делегация килеп, бәйрәмне гөрләттеләр. Әлбәттә, Сабан туе җирле халык өчен дә үзгә бер тамашага әйләнде. Соңгы мәгълүматлар буенча Новосибирск өлкәсенең үзендә дә 24 меңнән артык татар яши. Өлкә губернаторы Андрей Травников татар халкының төбәк үсешенә керткән өлешен югары бәяләде. Гомумән, губернатор, татар халкының бу якның тарихи һәм икътисади үсешенә керткән өлеше дә бик җитди, ул ике якка да файдалы, дип белдергән. «Үзара мөнәсәбәтләрне акча белән үлчәп булыр иде, әмма мин аны дустанә мөнәсәбәтләр белән бәяләр идем», – дигән ул. Бәйрәм башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников төбәкләр арасында эшлекле хезмәттәшлек турында килешүнең яңа редакциясен һәм 2019-2021 елларда аны тормышка ашыру программасын имзалаганнар. «Татар-информ» мәгълүмат үзәге язганча, анда киләчәктә Новосибирск өлкәсен машина һәм приборлар төзелеше продукциясе белән тәэмин итүне киңәйтү, нефтехимия өлкәсендәге хезмәттәшлекне куәтләндерү, КАМАЗ белән үзара эшчәнлекне арттыру планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов Новосибирск татарларына микроавтобус бүләк итте. Новосибирск балалар татар студиясендә татар теле укытучысы Рәмзия Галиевага, Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге директоры Рауза Тихомировага Татарстан Президенты Рәхмәт хатлары тапшырды. Новосибирск өлкәсе татар автономиясе рәисе Әмир Гәрәевка «Тугры хезмәт өчен» медале бирелде. Новосибирск дәүләт филармониясе солисты Диләрә Варфоломеевага Татарстанның атказанган артисты, «Мирас» вокаль ансамбле җитәкчесе Людмила Гиндуллинага Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәре бирелде.
Сабантуй ул җыр-бию, уен-көлке, күмәк уеннар гына түгел, ул аралашу, бер-берең белән танышу да әле. Биредә һәрбер төбәк, анда яшәүче татар халкы турында сөйләп таныштырып бардылар. Гомумән, Федераль Сабан туе барлык халыкларны берләштерүче бәйрәм буларак кабул ителде. Бәйрәм концертында татар, рус һәм башка халыкларның милли мәдәниятен күрсәткән номерлар күп иде.
Заманасына күрә көрәше
Сабантуйның күрке булып, сүз дә юк, көрәш тора. Элек-электән безнең бабайлар мәйданнарда бил алышкан. Яшүсмерләр, суларга да куркып, аларны күзәтеп торган. Хатын-кызлар, карарга да кыймыйча, көрәш мәйданыннан китеп барган. Федераль Сабан туеның төп батыры булып быел Татарстаннан Раил Нургалиев танылды.
Заманасына күрә көрәше дә үзгәрә бара, диярсең. Узган ел Чебоксарда узган Федераль Сабан туенда жирәбәгә машина уйнатканда кузгалган дәгъвалар быел да дәвам итте, ахрысы. Төп приз булган автомобиль быел да батырлар арасында жирәбә аша уйнатылды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров оештырды. Аны Казаннан 120 кг авырлыктагы җиңүче Лениз Абдуллин отты. Әмма мондый жирәбә алымы белән килешмәүчеләр күп. Бәхәсләр һаман да дәвам итә. Федераль Сабан туйларында берничә мәртәбә җиңгән көрәшче дә үз фикерендә кала. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә абсолют батыр Раил Нургалиев менә нәрсәләр ди: «Моңа һәрвакыт каршы булдым. Кимендә ике машина куйсыннар, берсен 80 үлчәүгә кадәр, икенчесен зуррак үлчәүдә. Яки куймасыннар инде ул машинаны! Тәкә генә булсын. Әмма хәзер тәкәгә беркем дә көрәшеп йөрмәячәк, чөнки башка спорт төрләренә акча бирелә, ә көрәшкә – юк».
Новосибирскида узган Федераль Сабан туе батырлары исемлеге белән «Шәһри Казан» сайтыннан таныша аласыз.
Рәсимә Галиева