Кафия Айнатулла кызы Көлмаметьева(Сәйдашева) белән биш ел моннан элек Бөек Җиңүнең 70 еллыгына тапшыру әзерләгәндә танышкан идек. Ул тапшыруыбыз “Төмән –прессасы” фестивалендә җиңү яулаган иде. Тырыш һәм җитез Кафия апа ул елларны Сабанак авылы мәчетендә җыештыручы, мичен ягучы, караучысы һәм хисапчы булып эшли иде. Аккан сулар кебек гомер уза диләр бит. Соңгы очрашудан соң биш ел вакыт узганын сизми дә калганбыз икән. Быел Кафия Айнатулла кызына 85 яшь тулса да, бер генә мизгелгә дә зарланмыйча, ул әле дә мәчеттәге эшен дәвам итә. Хаҗ гамәлләрен дә үтәгән Кафия әбигә гомеренең тагын бер хыялын тормышка ашырырга насыйп була. Бөек ватан сугышында вафат булган әтисе Айнатулла Гафур улы Ржев янында барган бәрелешләрдә катнашып вафат булган урыннарны ул барып күреп, Коръән укып, туган авылы-Сабанакның туфрагын алып барып кайта. Туганнар каберлеген, монда җирләнгәннәр истәлегенә куелган обелиск янындагы кичерешләре, тормыш юлы турында ул хатирәләре белән уртаклашты.
-Әнием Шәрхия Морат кызы һәм әтием Айнатулла Гафур улы “Красный путь” колхозында иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эшләделәр. Миннән соң энеләрем Әмир, Әхмәт туды. Кечебезгә Бөек ватан сугышы башланганда бер яшь юк иде. Минем хәтеремдә әтиебезне атка утыртып авылыбыздан Мөхәммәт бабай Тубыл военкоматына алып киткәне. Әниебез безне кочаклап үкреп елый. Безнең өйдә авыл халкы, туганнар җыелганнар иде.
Сугыш елларындагы авыр тормыш әле онытылмый. Әниебез колхозда терлекчелек фермасында сарык, бозаулар караучы, сыер савучы булып иртәнге таңнан, караңгы төнгә кадәр эшләде. Мин энеләрем белән көн озын үзем. Өй салкын, үзебез ярым ач. Әнигә колхозда ”трудодень” куеп, аңа он бирәләр иде. Ул оннан әнием мине мичтә лепешка пешерергә өйрәтте. Балаларны ашатып, әнинең кайтуына без йоклап кала идек. Әниебез нәрсә белән туклангандыр? Яз җиткәч бакча-бакчалардан йөреп туң бәрәңге казый идек. Ул туң бәрәңгедән мичтә пешергән коймакларның тәмен әле онытып булмый. Хәтеремдә әнинең эштән чөгендер, кишер яфракларын алып кайтып безгә аш пешергәне. Әниебез балалары ач булмасыннар дип үзе ачлый-туклый йөргәндер. Безнең гаиләне сыерыбыз булганы да ачлыктан саклап калды. Сугыш елларны өстебезгә киергә кием дә булмаган. Калын иске мамыктан, тукымалардан аягыбызга киергә әниебез безгә “буркилар” тегә иде. Аларның өстеннән калошлар киябез, баулар белән бәйлибез. Сирәк булса да әтидән килгән хатларны бөтен гаилә белән җыелышып укыган мизгелләр дә хәтеремдә. Соңгы килгән хат-кара кәгазь кулына тотып өйгә кайткан әниемнең безне кочаклап елаганнары күз алдымда. Мондый кайгылы хәбәрдән соң бабаем(олатам) йөрәк авырудан авып егылды. Бу авыр кайгыны күтәрә алмады ул. Берьюлы ике кайгыны күтәргән әниебезгә тормышны дәвам итү, балаларны аякка бастыру, укыту җиңел булмагандыр…
Әтиебезне сагынмаган, искә алмаган көннәр сирәк иде. Аның җибәргән өчпочмаклы хатларын без әле кадерләп саклыйбыз. Сугышта вафаты турындагы хатта:”1907 нче елны туган ирегез Айнатулла Сәйдашев хәрби антына тугрыклы булып ,сугышта батырлык күрсәтеп 1942 нче елның 7 нче декаберендә Литвиновада үтерелә. Җирләнгән: 300 метр Литвинова авылыннан, Ржевск районы, Калининград өлкәсе”.
Кафия апаның әнисе Шәрхия әби тырыш, тугрыклы була. Икенчегә тормышка чыкмый, балаларын үстерә, оныкларына, оныкчыкларына шатланып яши, 90 яшенә чыга.
Кафия Айнтаулла кызы тормыш авыр булса да, кешеләр якты хыяллар белән, тормышта яңа максатлар куеп яшәгән яшьлек еллары турында сагынып хатирәләрен дәвам итте. Ул:”Сатылган авылында татар җидееллык мәктәпне тәмамлап Тубыл педучилищесына укырга кердем. Укытучы булырга хыялланган идем. Ике курсны яхшы билгеләргә, стипендия алып, шатланып укыдым. Ике ярым ел укыганнан соң рус әдәбияты фәнен өчлегә бирдем. Мине канцеляриягә чакырып степендиягә син лаеклы түгелсен диделәр. Әти-әни яктан туганнардан да ярдәм итүчеләр булмады. Еласам да, төшенкелеккә бирелеп утырыр вакыт түгел иде. 1957 нче елны авылга кайтып Ворогушино авыл хуҗалыгы советына хисапчы итеп мине эшкә алдылар. 1958 нче елны Шәйхулла Фәтхулла(Патхулла) улы белән гаилә кордык, ике ул үстердек. Аннары илебездә үзгәртеп корулар башланып ките. Колхозыбыз “Советский Сибирь” совхоз дип исемләнде. Мине совхозда бухгалтер итеп эшкә алдылар, кадрлар бүлеге вазифасын да башкардым. 1991 нче елны лаеклы ялга чыксам да Сабанак авылының мәчетендә Аллаһы ризалыгы өчен эшлим. Мине алыштырырга яшьләр килсә шатланып ярдәм күрсәтер идем. Тормышымның иң зур хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәтлемен. Оныгым Ильяр ярдәме белән әтием сугышта вафат булган туганнар каберлеген барып күрдем, догалар укыдым. Илебез азатлыгы өчен башларнын салганнарның исемнәрен онытырга ярамый. Монда кичергән хисләрне сүз белән әйтеп булмый. Бүтән мондый кайгы-хәсрәт китергән сугышлар булмасын иде дигән теләкләр юллыйм”,-дип сөйләде.
Изге күңелле, кешеләргә ярдәмчел, гел хәрәкәттә булган Кафия Айнатулла кызын Сабанката да, Тубылда да яхшы беләләр. Гади һәм игелекле Кафия апага сәламәтлек, тыныч, имин тормыш телибез.
Римма Умитбаева
Тубыл