tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте
Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте

Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте

Тимерьюл районының “Винновская роща” ял паркында Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Җирле хакимият һәм районның татар автономиясе тырышлыгы белән быел инде унбишенче тапкыр оештырылган хезмәт һәм җыр тантанасында 5 меңнән артык кеше катнашты.

Ульяновск татарлары Киндяковка Сабан туен ел буе зарыгып көтә. Бик тә күңелле һәм үзенчәлекле үтә шул биредә бәйрәм.

Милли киемле кызлар чигүле сөлгеләр белән бизәлгән җигүле атларда урам әйләнеп килгәннән соң, Сабантуй бәйрәме башланып китте. Капка төбендә шәрәфле кунакларны халкыбызның затлы вә татлы ризыгы – чәкчәк белән каршы алдылар.

Ял паркы капкасыннан килеп керү белән Сабантуй кунакларын Росгвардиянең Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә көтә иде. Әлеге күргәзмәдә урын алган махсус техника һәм корал үрнәкләре балаларда һәм яшьләрдә аеруча зур кызыксыну тудырды. Аларны читтән генә күзәтеп торучы өлкәннәр тизрәк сугыш бетеп, ир-егетләребезнең җиңү белән исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләделәр. Бәйрәм кунаклары арасында солдат кухнясында пешкән тәмле карабодай боткасын ашап карарга теләүчеләр дә шактый булып чыкты.

Киндяковка Сабан туеның тагын бер үзенчәлеген билгеләп үтми мөмкин түгел. Бәйрәм башланып китү белән, каяндыр килеп чыккан бияләй кадәр генә болыт куерды да, шифалы яңгыр явып узды. Күбебез җәйге җылы яңгыр астында калып чылансак та, бары тик шатландык кына. Әлеге яңгыр безне ипиле итә бит.

Мәйдан тутырып килгән милләттәшләребезне Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитов сәламләде. Ул хәзер инде традициягә кергән, быел унбишенче тапкыр узучы бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән шәһәр, район җитәкчеләренә, юмарт малтабарларга, үзешчән сәнгать коллективларына һәм, әлбәттә инде, тугры тамашачыга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин милли бәйрәмдә балаларның күпләп катнашуын күреп чын күңелдән сөенүен белдерде. Гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны дәвам иттерүче буын үсеп килә, диде мөфти хәзрәтләре һәм ил-көннәребезнең тыныч, имин булуын, СВОда катнашучы якташларыбызның җиңү шатлыгы белән кайтуларын теләп дога кылдырды.

Аннары хезмәт һәм җыр тантанасына җыелган халыкны Ульяновск шәһәре башлыгы Александр Болдакин тәбрикләде.

“Өлкәбездә традицион милли бәйрәмнәргә старт бирелде. Узган атнада мордваларның Шумбрат бәйрәмен зурдан кубып билгеләп үттек. Ә бүген шәһәребезнең төрле почмакларында чувашларның Акатуе һәм татарларның Сабан туе гөрли. Чал тарихлы милли бәйрәмнәр халыкның бердәмлеген ныгыта, милли мәдәниятләрне, туган телләрне, гореф-гадәтләрне саклап калып үстерүгә зур өлеш кертә”,- диде шәһәр башлыгы.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов, Сабантуй – татар халкын дөнья күләмендә танытучы бәйрәм, дип белдерде. Ул милләттәшләребезне 23 июньдә өлкә ипподромы һәм Җиңү паркы территориясендә узачак өлкә Сабан туена чакырды.

Ульяновск шәһәр Думасы рәисе урынбасары Игорь Крючков белән Тимерьюл район администрациясе башлыгы Алексей Онищенко да милләттәшләребезгә котлау сүзләрен ирештереп, күңелле бәйрәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских тарафыннан игълан ителгән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйриячелек акциясе кысаларында 1 класска баручы биш балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. Тагын биш укучы мәктәп формасын юнәтү өчен сертификатларга ия булды. Кунак ашы – кара-каршы, дигәндәй балаларның әти-әниләре дә бурычлы булып калмады. 1 сыйныфка керергә җыенучы Камилнең әтисе – Сембер татар сәхнәсе йолдызы Радик Сагдеев тамашачыга моңлы җырларын бүләк итте.

Илебез Президенты указы нигезендә агымдагы ел Гаилә елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Сабантуй сәхнәсендә яшь парлар һәм үрнәк гаиләләр хөрмәтләнде. Күптән түгел никахлашкан бәхетле пар – Алмаз Абдулхаков белән Айгөл Валиулловага оештыручылар аккошлар мәхәббәте теләп, истәлекле бүләк тапшырдылар. Аннары сәхнә түренә 50 ел бергә тату гомер кичерүче пар – Рушан һәм Зәйтүнә Ахметовлар күтәрелде. Иске Кулаткы районында туып үскән егет белән кыз кавышып, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар дүрт оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр. Уллары – илебез патриотлары, икесе дә Чечня сугышы ветераннары. Госпитальдә шәфкать туташы булып эшләүче Зәйтүнә ханым мәчеттә шәкертләргә дин сабаклары өйрәтергә дә мөмкинлек таба. Алтын туйлары белән котлап, бәхетле парны истәлекле бүләк белән шатландырдылар.

Милли бәйрәм сәхнәсеннән быел да татар егетләрен Россия армиясе сафларына озаттылар. Тиздән хәрби бурычларын үтәргә китүче ике егеткә оештыручылар бүләк тапшырды һәм илебез патриотлары булып, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Танылган сәхнә осталары Нурзилә Ибраһимова белән Мәүлет Шәрәфетдинов “Уйнагыз, гармуннар!” мәйданчыгын бик күңелле итеп оештырган иделәр. Шулай ук кызыклы һәм мавыктыргыч милли уеннар да халыкны җилкендереп җибәрде.

Татарча көрәш бәйгесендә барлыгы ике дистәгә якын пәһлеван катнашты. Аларның осталыгын Ульяновск өлкәсенең танылган спортчысы – спорт көрәше федерациясе рәисе Марат Хисамов бәяләде. Ул быел беренче тапкыр гер күтәрү бәйгесе дә үткәрде әле. Шәһәребезнең 4 нче спорт мәктәбе шәкерте Матвей Ферферов мәйдан батыры исеменә лаек табылды. Көрәшчеләргә быел да танылган спортчылар һәм меценатлар Рамис Садеев, Рамил Зартдинов һәм Мөнир Абитов истәлегенә булдырылган махсус призлар тапшырылды. Менә шушы асыл, булдыклы егетләребез район Сабан туен оештыруда һәрвакыт актив катнаштылар, беренче көннән үк ярдәм кулы суздылар, без булышмасак, кем булышыр икән, дип әйтә иделәр, ди Рамил Абитов, истәлекләре белән бүлешеп.

Бәйрәмнең концерт программасын “Нур” татар халык театры артистлары, “Туган як” вокаль ансамбле җырчылары, “Булгар” балалар халык ансамбле һәм 118 нче балалар бакчасы малайлары һәм кызлары үзләренең җыр-биюләре белән бизәделәр.

Сабан туен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова бик тә оста итеп алып барды.

Рузия ХӘЛИМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*