14 июнь көнне Димитровград шәһәренең Рыба-паркында иртәдән кичкә кадәр милли музыка, татар көйләре яңгырап торды. Традициягә кергән Сабан туе быел яңа урында, табигатьнең гүзәл почмагында, урман аланында узды.
Сабантуй – ул татар халкының горурлыгы, бердәмлеге символы. Сабан туе гомер бакыеннан татар бәйрәме булып саналса да, төрле милләт һәм дин кешеләре аны сагынып көтеп ала. Халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасына 1 яшьлек балалар да, 90 яшьлек әби-бабайлар да бик теләп килә. Күрше Татарстан районнарыннан да вәкилләр катнаша.
Милли бәйрәм быел да шәһәр администрациясе һәм җирле татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән оештырылды. Тантананың хөрмәтле кунаклары – төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр халыкны рус һәм татар телендә сәламләделәр. Шәһәребезнең почетлы кешеләре дәүләт флагын күтәрде. Җитәкчеләр шәһәребез үсешенә зур өлеш кертүчеләргә һәм балаларга сыйфатлы белем, милли тәрбия бирүчеләргә, туган телебезне һәм динебезне алга җибәрү өстендә армый-талмый эшләүчеләргә Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Гадәттәгечә, мәчетебезнең имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов Коръәни-Кәримнән сүрәләр укыды һәм милли бәйрәмгә фатихасын биреп, дога кылдырды. Милләттәшләребезне шулай ук Ульяновск өлкәсе Губернаторы урынбасары Александр Коробко һәм Татарстанның Аксубай район хакимияте вәкиле Алмаз Мингулов сәламләде.
Сабан туенда балалар өчен күп төрле уен, күңел ачу мәйданчыклары эшләде. Алар милли уеннарда рәхәтләнеп, бик актив катнаштылар. Батутларда уйнауны әйтеп торасы да юк. Җитез малайлар, яшүсмерләр көрәш мәйданында тәгәрәде. Шахмат уены, кул көрәштерү бәйгесе олыларның да, балаларның да күңеленә хуш килде. Түгәрәк күлдә йөзгән үрдәкләрне күзәтү, ашату – искиткеч мавыктыргыч күренеш. Татар халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган бай эчтәлекле музей экспозициясе яныннан туктамыйча гына узып китүе мөмкин түгел, алар куе томаннар артында калган бәхетле бала чакны искә төшерә. Ә кул эшләре күргәзмәсе, татар курчаклары әкият дөньясын хәтерләтә. Шәрәфле кунаклар мәйданчыкларны карап чыкканнан соң, балаларның уңышларына шатланып, оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
Милли киемнәр, бизәнү әйберләре, дини китаплар, хәләл ризык тәкъдим итүче сәүдә нокталары күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Танылган шагыйрә, күп китаплар авторы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Гөлсинә Ханәфи “Өмет”кә язылырга өлгермәгәннәрне – дистәләгән кешене льготалы бәядән “Өмет”ле итте.
Паркта ике татар утары җәелеп киткән иде. Ильяс хәзрәт Мухутдинов ярдәме белән мәхәллә активистлары спорт ярышларында катнашучыларны тәмле пылау белән сыйладылар. Милли киемнәр кигән җирле татар автономиясе президиумы әгъзалары Иршат Вәгыйз улы һәм Римма Мөнир кызы Афандеевлар, Алия Госман кызы әзерләгән тәм-томнар белән чәй эчәргә теләүчеләр шактый җыелды.
Концерт программасын шәһәребезнең татар милли-мәдәни автономиясе президиумы әгъзасы, югары категорияле музыка укытучысы Венера Рияз кызы Шагвалиева югары профессиональ дәрәҗәдә, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып барды. Милләттәшләребез Аксубай районы артистларына һәм шәһәребезнең сәнгать осталарына кушылып җырлап, биеп, күңел ачтылар һәм сәнгать әһелләрен көчле алкышларга күмделәр.
Сабантуй – халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту, берләштерү урыны. Ул күптән инде төрле милләт кешеләренең мәхәббәтен яулады һәм соңгы елларда уртак бәйрәмгә әверелде.
Сабантуйның йөзек кашы булып саналган татарча көрәш мәйданын, һәрвакыттагыча, ир-егетләр уратып алганнар иде. Көчле затларның бил алышуын карап торуы үзе бер куаныч. Быел Дамир Сафиуллин мәйдан батыры исеменә лаек булды. Бәйрәм азагында җирле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марат Камил улы Валиев төрле авырлык категорияләрендә җиңүчеләрне Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән шатландырды. Ә мәйдан батыры көр тәкәгә хуҗа булды.
Сабан туе тәмамлангач та паркның төрле почмакларында татарча музыка озак тынмады. Шуңа күрә халык таралырга ашыкмады. Гаиләләре, туганнары, дуслары белән табигать кочагында кичкә кадәр ял иттеләр.
Мәрьям Хайбуллова
Чыганак: https://emet73.ru