Быелгы беренче Сабан туе – VI Көньяк Сабан туе – 3 майда Сочи шәһәрендә гөрләп узды. Ул илебездә һәм дөньяның төрле почмакларында үтәчәк йөзләрчә милли бәйрәмнәргә старт бирде. Пляж яры буенда урнашкан мәйдан бер көнгә татар рухы, мәдәнияте һәм бердәмлеге үзәгенә әйләнде. Чарада Россиянең 30дан артык төбәгеннән делегацияләр катнашты.
«Киң күңелле, ямьле Сабантуй татар мәдәниятенең күптөрлеген, байлыгын, үзенчәлекләрен чагылдыра, дөньяның төрле кыйтгаларынжа яшөүче милләтәшләребезне берләштерә», – дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатында.
Бәйрәм программасында милли уеннар, көрәш, токмач һәм чәкчәк ясау буенча остаханәләр, һәм, әлбәттә, Каюм Насыйри рецептлары буенча әзерләнгән татар чәе дә бар иде. Зур мәгърифәтче, галим, реформатор Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан махсус күргәзмә оештырылды.
Сабан туеның оештырылуын Татарстанның Яшел Үзән районына ышанып тапшырдылар. Район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчелегендәге команда тамашачылар һәм кунаклар тарафыннан зур рәхмәт сүзләренә лаек булды.
«Бу Сабан туе – бөтен татар дөньясы өчен мөһим вакыйга. Сочи шәһәре хакимиятенә, “Сочи шәһәренең татарлар автономиясенә һәм, әлбәттә, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтемне белдерәм», – диде Михаил Афанасьев чыгышында.
Сабан туе милли гореф-гадәтләрне яратучыларны гына түгел, ә хөрмәтле кунакларны да бер мәйданга җыйды. 97 яшьлек Бөек Җиңү Парады (1945 ел) катнашучысы – Армавир шәһәреннән полковник Өмид Садыйк улы Гөбаеы сәхнәдән үзе дирижёрлык иткән хәрби оркестр белән көчле алкышларга лаек булды.
«Менә шундый кешеләр – тарихны тере итеп саклаучылар. Алар аша без буыннар арасындагы бәйләнешне тоябыз», – дип билгеләп БТКның Махсус проектлар комитеты җитәкчесе — Алмаз Хәлиуллин.
Шәрәфле кунаклар арасында Сабаетуй бәйрәмендә шулай ук Россия Геройлары – Екатеринбургтан гражданнар авиациясе лётчигы Дамир Йосыпов һәм Төмән өлкәсеннән махсус хәрби операциядә катнашкан полковник Рөстәм Сәйфуллин да катнашты .
Бәйрәмнең иң көтелмәгән мизгеле – 2026 елда Сабан туеның Абхазиядә узачагы турындагы хәбәр булды. Бу яңалыкны Абхазия Республикасының мәдәният министры Даур Кове игълан итте:
«Абхазия белән Татарстанны күп нәрсә берләштерә. Бездә зур татар диаспорасы яши, һәм без бу күркәм бәйрәмне кабул итәргә шат булачакбыз», – диде ул.
Кичке концерт программасында Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, Zakaria төркеме, Бермәнчек ансамбле һәм башка популяр башкаручылар чыгыш ясады.
Сочи Сабан туе – ел башында татар дөньясы өчен яңа этәргеч, рухи яңарыш, бердәмлек һәм горурлык символы булды. Алда – йөзләрчә бәйрәм, әмма һәркайсының үз йөзе, үз мизгеле, үз кадере бар.