7нче июнь көнне Тукай районы Сабан туе гөрләп үтте.
Сабан туе сәхнәсендә Боерган авыл китапханәсе мөдире Салимова Флудә Мирзанур кызына Боерган һәм су астында калып юкка чыккан Чебенле авылларының тарихын өйрәнү, авыл шәҗәрәсен төзү, Мөхлиса Бубыйның нәселен барлау, хәтер көннәре үткәрү юнәлешендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырылды.
Шулай ук татар конгрессының Тукай районы җирле бүлеге җитәкчесе, “Гиндукуш” хәрби дан музее директоры күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Рим улы Назмиевның рәхмәт хатына ия булды.
Бу көнне без бәйрәм кунакларына музейдан солдат хатларын, Волгоград фронты узган җирләрдә оештырылган экспедициядән алып кайтылган кызыклы экспонатлар, бүләкләү кәгазьләре, фотозона, мастер-класс тәкъдим иттек.
Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы җирле бүлеге җитәкчесе, “Гиндукуш” хәрби дан музее җитәкчесе Гарипова Резеда Рәвис кызы