tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуйны күңелләрдә яңарттык
Сабантуйны күңелләрдә яңарттык

Сабантуйны күңелләрдә яңарттык

Бик күп ярамыйларга карамый тормыш алга бара, ә менә сабантуйлар инде ике ел уздырылмый. Быел бик өметләнсәк тә, кат-кат кире кактылар, тагын булмады. Ә күӊел көтә, татарлар өчен бик кадерле, аеруча көтеп алынган борынгы бәйрәм бит ул. Аныӊ нинди икәнен онытып бетермәстән, халык арасында үзебезчә төрлечә бәйгеләр уздырабыз. Иӊ матур сабантуй фотоларын җыештырып, балалардан рәсемнәрдә, кул эшләрендә бу матур бәйрәмне сурәтләттереп, аныӊ иӊ матур мизгелләрен яӊартабыз. Төрле районнарда узган сабантуй фотоларын җыештырып, стена календаре дә чыгардык. 2022 елга кабат әзерләнә ул, төрле чараларда бүләк итеп таратылыр.

Дулкынланып көтеп торган халык санын алу да узып китте, хәзер тагын да дулкынланыбрак нәтиҗәләрен көтәбез. Сабантуйларны сәхнәдә булса да яӊартыйк, халык санын алуныӊ соӊгы көннәрендә татарлыгыбызны искә төшерик дип, ике чараны берләштереп уздырырга уйладык. Ике тапкыр өмет өзгәннән соӊ, «уздырырга ярамый уздырмаска» дигән шартларда (өтерне кайда куярга үзебез дә соӊгы көнгә чаклы диярлек белмәдек), ниhаять, 10 ноябрьдә сабантуйныӊ матур мизгелләрен сәхнәдә дә күрү бәхе-те безгә елмайды – Татарстанныӊ күренекле «Казан» җыр һәм бию ансамбле бик кызык мизгелләрне бию аша искә төшерде. Залдагы тамашачыларныӊ күӊеле дә нәкъ сабантуйдагы шикелле җилкенде, йөзләрдән елмаю китмәде. Түбән Новгород, Дзержинск, Городец шәһәрләреннән, Спас, Пильна, Сергач районнарыннан килгән халык чын бәйрәм өлеше алды, бернигә карамастан, хәзерге авыр, болганчык заманда ерак юлны якын итеп килгәнгә барчасына рәхмәт. Өлкәбезнеӊ эчке эшләр министрлыгы ярдәмендә Бөтендөнья татар конгрессы нижгарлыларга менә шундый бүләк ясады. Ә безгә, аны оештыручы өлкә «Ак калфак» оешмасы hәм шәhәр татарлары автономиясенә, бу турыда ачык рәвештә халыкка белдерергә дә ярамады, киртәләр дә күп булды. Шуӊа да карамастан, зал мөмкин булганча яртылаш тулы иде.

Шул ук көнне Түбән Новгород шәhәре татарлары автономиясе инициативасы буенча, шәhәрдә актив эшләүче башка милләт оешмалары җитәкчеләре белән очрашу да узды (фотода). Алар белән без hәрвакыт тыгыз хезмәттәшлектә торабыз, бер-беребезнеӊ бәйрәмнәренә йөрибез, уртак чаралар да уздырабыз, безнеӊ «Дуслык күпере»ндә, сабантуйларда бик яратып катнашалар. Соӊгы бәйрәмдә дә тамаша карадылар, милли ризыклар белән сыйланып, булган проблемаларны уртага салып сөйләштек, шатлык-лар белән дә, кайгылар белән дә уртаклаштык.

Шул ук көнне бу бәйрәмгә халыкны туплап алып килергә булышкан «Ак калфак» активисткалары аша районнарга Татарстан бүләкләре – бик затлы китаплар да озатылды. Алар арасында кайчандыр Дамир хәзрәт Мөхетдинов инициативасы белән Татарстаннан Нижгарга килеп, безнеӊ төбәкнеӊ тарихын, мәдәниятен тирәнтен өйрәнгән фольклор экспедиция нәтиҗәләре буенча бастырылган бик яхшы китап та бар. Аны hәм «Татарларныӊ гамәли стратегиясе»н безнеӊ өлкә «Туган як» редакциясендә алырга була, бар эштә дә күрсәткән зур ярдәмнәре өчен рәхмәт аларга. Районнарныӊ үзләрендә бу китаплар хәзер китапханәләрдә, мәктәпләрдә дә булачак.

Гадәттәгечә, бу язмамны да рәхмәт сүзләре белән тәмамлыйсы килә. Ибраһим Мусинга hәм Гөлнара Хакимовага, Мирзәхләм hәм Надирә Абдулганиевларга, Әлфия Аймалетдиновага, Салех Щегалевка, Наилә Кинзябаевага, Олеся Илькаевага, Данил Латыповка, Тимур Шәрәфетдиновка бик зур рәхмәт. Спас hәм Сергач районы мәдәният бүлекләре җитәкчеләре Елена Синева белән Светлана Лисинага, Сергач районының үзәк клублар системасы директоры Дмитрий Федоринга да олы рәхмәт белдерәсе килә. Һәрвакыттагыча, безнеӊ алыштыргысыз яшь ярдәмчеләребез Аиша белән Кәрим алгы сафларда булды, Тимур Сәйфетдинов үзенеӊ чын егет икәнен раслады. Надия Сәйфетдинова hәм Сания Албутова башка милләт вәкилләренә татар хуҗабикәләренеӊ уңган-булганлыгын бик үтемле итеп күрсәттеләр. Гомумән, тагын бер кат инандым, таянырдай hәм авыр минутта сыенырдай, шатлык-лы мизгелләрдә синеӊ өчен чын күӊелдән шатланырдай кешеләр бар! Димәк, тормыш дәвам итә.

Зилә АХМАДУЛЛИНА,

өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

Түбән Новгород.

P.S. Сабантуй темасына кул эшләре, фольклор күренешләр конкурсына гаризалар җыю актив бара. Бу турыда район мәдәният бүлекләрендә, «Ак калфак» чатларында тулырак мәгълүмат алырга була. Нигезләмә шулай ук «nizgar.ru» сайтында да бар. Читтә калмагыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*