Ил өстенә ишелеп төшкән зур сынаулар игелекле күңелләрдә яшеренеп яткан иң матур омтылышларны кузгата.
Ватанына кирәкле булырга тырышып изге гамәлгә алынган кеше үзенең башкарган эшләрендә канәгатьләнү табарга гадәтләнә. Моның өчен алар берни дә таләп итми. Авырлык килгәндә безнең халык таулар күчерергә әзер. 2022 елда махсус хәрби операция башлангач та, гади кешеләр күңелендәге мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек, кайгырту хисләре алгы планга чыкты. Өлешчә мобилизация игълан ителеп, кемнең улы, кияве, кемнең әтисе Украинага җибәрелгәч, бу афәтнең бөтен асылын төптән аңлаучылар айлап түгел, көнләп артты. Һәр авылда берләшеп, ватсапта төркемнәр ачып хәрби операциядәгеләргә төрлечә булышу акцияләрен башладылар. Кемнәр ничек булдыра ала – берәүләр маскировка челтәре үрсә, икенчеләр “солдат ашлары” әзерли, өченчеләр акчалата-әйберләтә булыша. Байтак авыллардагы кебек, Югары Шытсуда яшәүче апалар да бу эштән читтә калмаган. Алар белән безне “Хәят” оешмасы җитәкчесе Гөлнара Фәтхрахманова таныштырды. Өлкән яшьтәге унбишләп апа мәдәният йортының буш иркен бүлмәсенә стена буйлап тезелешеп утырганнар да, күмәкләшеп йон тетәләр, җегерлиләр һәм барлыкка килгән җептән оекбашлар бәйлиләр. Җитез кулларда орчыклар зыр-зыр әйләнә, бәйләү энәләренә күз иярми.
“2024 елның 30 октябре иде бугай. Махсус операциядәгеләргә йон оекбашлар кирәк икән дигән сүз чыкты да, кызлар, нишлибез, бәйлибезме, дип үзебезнең “Ярдәм” группасына хәбәр салдым. Шуннан соң, төркемдәшләр, әйдәгез, эшлик, дип бер-бер артлы җавап яздылар. Аннары көннәрен билгеләдек тә, кичке ахшам намазыннан соң, әкренләп җыела башладык. Шимбә-якшәмбе балалар кайта, мунча көне бит инде. Дүшәмбедән җомгага кадәр без монда. Билгеләнгән сәгатьләрдә өч орчык йон җегерләп була. Оекбашларны өйләрендә башлап алып килүчеләр дә бар. Күмәк эшләгәч, күңелле, уен-көлке дә сөйләшәбез, яшь вакытларны да искә алабыз. Барыбыз да бер чор кешеләре бит. Баштарак 30лап җыелган идек, быел да 15-16дан ким булмыйбыз. Җәмәгатьләребез эшебезне хуплый. Минем бабай Шамил, ирләргә дә шундый оеша торган урын турында хыяллана”, – дип сөйли Миңсәрия апа Мөхетдинова.
“Хупламаган кая! Вакытында чыгып китмәсәң, әллә бүген бармыйсызмы дия башлыйлар. Ир-егетләребез үзләрен аямыйча илебезне саклагач, без дә тырышып оекбашлар бәйлибез. Бу бүлмә инде икенче йортыбыз кебек. Кышкы озын кичләрне файдалы уздырудан күңелгә тынгы табабыз”, – дип сүзгә кушыла хуҗалыкта 39 ел бухгалтер булып эшләгән, өч бала үстергән Кафия Идиятуллина.
Араларында иң өлкәне Мәшүдә апа Баһманова. Аңа киләсе елга 80 яшь тулачак икән. Ул 30 елдан артык хат ташучы булып эшләгән. Бер Югары Шытсуга гына да йөздән артык район газетасы тараткан. “Яшьрәкләр каршы килмәгәч, аларга иярәм дә йөрим инде. Балачактан кул белгән эш бит, өйрәнәсе юк”, – ди ул көнҗәләгә куелган йонны бармаклары белән нечкә җепкә әверелдереп. Эш үзара бүленгән. Без булган кичтә Айсылу Гарифуллина, Гөлсинә Һидиятуллина, Фалиянур Кәримова йонны тетеп торсалар, эрләүгә Сания апа Һидиятуллина (ул авылның мөхтәрәм абыстае да әле), Фидания Давытова, Сәрия Мөхетдинова, Мәшүдә Баһманова, Рушания Салихова, Кәүсәрия Мөхетдинова алынган. Бәйләү белән Мөршидә Гыймадиева, Кадрия Шәвәлиева, Расиха Мусина, Кифая Һидиятуллина, Рәзифә Гыймадиева шөгыльләнә иде. Өйләрендә эшләүчеләр дә бар икән.
Ягъни Хәния Сәлимҗанова, Нәфига Һидиятуллина, Дания Җәләлиева һәм Чәбки-Сабадагы авылдашлары Миңзәлифә апа Абдуллинаның да гуманитар ярдәмгә өлешләре керә.
“Узган ел 188, быел 85 пар оекбаш бәйләдек. Аларны Сабадагы штабка илтеп тапшырдым. Инде бәйләгән оекбашларыбыз солдатларга барып җитеп, тәннәрен җылытсын, барысына да исән-сау гаиләләренә әйләнеп кайтырга язсын. Бөтен теләгебез шул. Оекбашларыбыз барып җиткәнче үк кайтсыннар иде дип тә еш кабатлыйбыз”, – диде Сәрия ханым һәм кыюлыгын җыеп үз йортына да сугылырга тәкъдим итте. Барып керсәк! Баксаң, ул өенең олы ягын тегү цехына әйләндереп бетергән булып чыкты. Оекбашлар бәйләүдән тыш, Сәрия апа мендәрләр, кирәк булган вакытта төрле үлчәмдә трусиклар да теккән. Аларының төгәл исәбен дә әйтә алмый. Сабада тегүчеләр группасына кереп, матрасларга ихтыяҗ барлыгын белгәч, аларны тегүгә күчә. Тукымалар кибетеннән эчлеккә синтепонны башта үзе сатып ала, тышлык өчен пәрдәләр куллана. Материалларны авылдашлары бирә, рулоны белән Казаннан кайтартуда Дилбәр Габдракипова да (ИПлары бар) булыша. Аның картоннан ясалган каминын, оныклар өчен кечкенә өйчекләрен дә күреп сокландык. Бу шөгыле борчуларын оныттыра, авыр уйлары башыннан китеп тора. “Улым Айрат үлгәннән соң бернәрсәдә дә гамем калмаган иде. Хәсрәтемне эш белән басам, күңелемә җиңел булып китә. Тормышка кайтам“, – ди Сәрия апа.
Кешене эш түгел, хәсрәт бетерә, диләр. Күңелдә кайгы урынын мавыгу алса, борчулар онытыла.
“Бу эшне ул сеңлесе Резеда Бәдретдинова белән башлады. Резеда апаның ике улы да СВОда, берсеннән 12 ай хәбәр юк. Сәрия апа туганы Миңзәлифә апа белән 230 матрас, трусиклар, мендәрләр, рюкзак капчыклары тектеләр. Әзер әйберләрне Сабадагы штабка ире Шамил белән менгереп бирәләр, җәй көне оныклары да ярдәм итте штабка”, – ди гаҗәеп сыйфатларга ия авылдашлары турында мәдәният хезмәткәре Гөлнар Шәрифуллина.
Өлкәннәрнең оекбаш бәйләп кич утырулары гореф-гадәтләрне, йолаларны яңарту да бит әле. Бу уңайдан олы җанлы апаларның хезмәт урыннарын “Балаһөнәр” проекты маршрутына да кертү кирәктер. Картлык исәннәргә киләчәк. Оныкларыбыз олыгайган көннәре өчен җылы оекбашлар бәйли белергә өйрәнмәсәләр, моңа кем гаепле булачагын аңлавы авыр түгел.
Чыганак: saby-rt.ru