tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сабый песи баласы түгел»
«Сабый песи баласы түгел»

«Сабый песи баласы түгел»

«Жди меня» тапшыруын карап барам. Нинди генә язмышка дучар булганнар килми анда. Күпме ачы язмышлар, сүнгән өметләр, каерылган канатлар, упкын алдында калган сабыйлар язмышы! Юк, аның белән генә җәлеп итми мине бу тапшыру. Тормышның кырыс сынаулары, ятимлек газаплары кичереп тә, тез чүкмәгән, күңелләре тупасланмаган, киресенчә яктылыкка, сәламәт тормыш рәвешенә үрмәләгән көчле рухлы кешеләрне күрергә була анда.  Шунысы кызганыч, күп кенә балаларның әти-әнисез үсүе, тимер бөгәрдәй көчле, сәламәт ир-егетләрнең сукбай дәрәҗәсенә төшүе, җинаять юлына басулары  эчкечелек белән бәйле.

Шушы җимерелгән язмышларны, яраланган йөрәкләрне төзәтергә, дәваларга теләп, ярдәм кулы сузучылар да җитәрлек. Әлеге язмам үзебезнең янәшәдә яшәүче нәкъ шундый изге җанлы кешеләр турында.     Раушан Рәшит улы Вәлиәхмәтов Әгерҗе районының Кыдырлы авылында туып-үскән. Биш балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Авыл бәләкәй булганлыктан, күрше Сарсак-Омга мәктәбенә йөреп укыган ул. «Җиделәп бала укырга йөрдек Кыдырлыдан ул вакытларда, – ди ул. – Әкренләп авыл кечерәйгәннән-кече­рәйде, кешеләре шәһәргә, төрле якларга күчеп китеп беттеләр. Ун ел элек әткәй үлде. Ул авылның иң соңгы кешесе булды, күп еллар авылда берьялгызы яшәде. Тормыш безне дә, биш баланы, төрлебезне төрле якларга чәчте. Ике олы апа Яр Чаллы шәһәрендә гомер итә, абый – Ижауда, сеңелкәш Әгерҗе районының Кодаш авылында  яши. Аллаһка шөкер, барчабыз да исән-сау, күрешеп, хәлләребезне белешеп торабыз. Әти-әни янында гөрләшеп бер өй тулы булып яшәгән чаклар бик сагындыра, әлбәттә».

Раушан абый мәктәптән соң Ижауга килеп, радиозаводка караган 22нче һөнәри училищены тәмамлаган. Ил алдында бурычын үтәп кайтканнан соң, Вот­кинск тимерьюл заводына эшкә урнаша. Ольга исемле кызны очратып, гаилә коралар. Башта Воткинск шәһәрендә яшәсәләр, авыл тормышын сагыну үзенекен итә. Алар шәһәрдән ерак түгел урнашкан Кварса авылында йорт сатып алалар. Аны төзекләндереп, янкорма төзеп, хуҗалыкларын ныгыталар. Раушан һәм Ольга Вәлиәхмәтовлар үзләренең өч балалары янына дүрт сабыйны үз канатлары астына алганнар. «Кайберәүләр балаларын ничек аякка бастырырмын, дип куркып торган заманда, сез ничек балалар йортыннан сабыйлар алып тәрбияләргә батырчылык иттегез?» – дип кызыксынам  Раушан абыйдан.

«Кирилл исемле иң өлкән улыбыз хатынымның беренче иреннән, Ришат белән Русланыбыз – уртак балаларыбыз. Кызларыбыз да булуын бик теләгән идек, әти-әниләре хокукыннан мәхрүм ителеп, ятим калган сабыйлар барлыгын ишеттек тә, тәрбиягә алмакчы булдык. Без алганда, Аняга ике яшь иде, Галинага 10 ай гына. Алар бертуганнар. Кызлар бераз үсә төшкәч, бертуган Алеша һәм Николайны да алдык. Алексейга 15 яшь иде инде, ә Николайга – 5».

«Балалар тәрбияләгән вакытта кыенлыклар булдымы соң?» – дип кызыксынам әти кешедән. «Ничек булмасын, булды, әлбәттә, балалар бит! – диде ул, – үзебезнекеләр бик тыныч, тәртипле булдылар. Ә тәрбиягә алган балалар белән катлаулырак. Без аларны тормышта югалып калмасыннар, төрле яктан сәләтле булып үссеннәр өчен тырыштык. Уен коралларында уйнарга өйрәнү, вокал түгәрәкләренә йөрттек. Пианино сатып алдык. Кызлар да, малайлар да музыкаль яктан бик сәләтле, түгәрәкләргә йөрү аларга ачылырга, кешеләр белән аралашырга ярдәм итте».

Кварса авылы мәдәни үзәге методисты Лилия Сафи­улла кызы Кузнецова да аларның гаиләсе турында сокланып сөй­ли: «Вәлиәхмәтовлар бик дус, бердәм. Балалары да әтием, әнием, дип кенә торалар. Җитмәсә, әле алар даими рәвештә махсус хәрби операциягә булышалар. Коры душ ясау тех­нологиясен үзләштереп, партияләп-пар­тияләп шуларны әзерләп җибәрәләр. Әти-әниләре башлап җибәргән һәр эшне шунда ук балалары, оныклары эләктереп ала. Коры душ ясау технологиясен Воткинск шәһәрендә эшләп килүче «Шьем для своих» төркемендә тәкъдим иткәннәр. Берникадәр вакыттан  Вәлиәхмәтовлар гаиләсе аны өйдә мөстәкыйль рәвештә эшли башлаган. Ольга Васильевна әйтүенчә, җитештерү процессында катлаулы берни дә юк, ә мондый гигиена пакетлары сугышчыларга бик кирәк. Кайчакта кыр шартларында юыну һәм үзләрен тәртипкә китерү өчен мунча түгел, юыныр урын да, су да юк, ә коры душ – алыштыргысыз әйбер. Аның төп өстенлеге шунда, юыну өчен су кирәкми. Пакет үзе дә бик җыйнак – уч төбенә сыя. 2003 елдан бирле Вәлиәхмәтовлар СВО зонасына меңләгән коры душ комплектлары әзерләп җибәргәннәр. Шулай ук алар яшелчә, үзләре кышка дип әзерләгән тозлы кыяр, салатлар, кәбестә, гөмбә һәм балык ише ризыклардан өлеш чыгаралар. Ольга оекбашлар да бәйләп җибәрә. Сугышчылардан: «Җибәргән посылкаларыгыз, бозылмыйча, әйбәт кенә килеп җитте, рәхмәт», – дигән хәбәрләр килү безне бик сөендерә», – ди алар. Моннан тыш, Вәлиәхмәтовлар гаиләсе маскировка ятьмәләре үрүдә катнашалар. Уллары Руслан да контракт буенча СВОда булып кайткан. Хәзер вахталы эштә. СВОга булышлык итүдә ул да үзеннән өлеш кертә. Вәлиәхмәтовларның балаларының кешеләргә ярдәмчел булуы гаиләдәге тәрбиядән килә, алар кечкенәдән әти-әниләренең изге эшләрен күреп үсәләр. Ольга үзе социаль яклау бүлегендә эшли, мохтаҗ кешеләргә социаль ярдәм күрсәтә. Өйдә уңган хуҗабикә, балаларына игътибарлы, таләпчән, кайгыртучан әни.

«Тормыш шундый катлаулы, упкынга тәгәрәп төшү өчен бер ялгыш адым да җитә, – ди Раушан Рәшит улы. – Тәрбиягә алган балаларны, әти-әниләренең язмышларын кабатламасыннар өчен, һәрьяклап сакларга тырышабыз. Гаиләдә татулык, бер-береңә хөрмәт, ярдәмләшеп яшәүнең зур бәхет икәнен аңлап үссеннәр, дибез».  – Балалар үз әниләре барлыгын беләме соң? – дип сорыйм.  – Беләләр, әлбәттә. Үсә төшкәч, Аня белән Галя әти-әниләрен күрергә барып та кайттылар. Без аларга каршы төшмәдек. Аннан соң, бер-ике шалтыратып, аралашып карадылар да, алга таба элемтә тотарга теләмәделәр. Безнең максат, балаларга таяныч булып, кулдан килгән киңәш-ярдәмне бирү. Алга таба алар үзләре нәтиҗә ясар. Алексей белән Николайга килгәндә, Алексей үсеп, үзен-үзе тәэмин итә башлагач, әти-әнисеннән калган  фатирга, башка авылга күчте һәм энекәшен үз тәрбиясенә алды. Без аның бу җитди адымын хупласак та, аларны бик сагынабыз. Коля әле яшүсмер чорында гына булгач, аның өчен борчылабыз да. Әлеге бушлыкны тутыру, юксынуыбызны басу өчен аның яшендәге тагын бер малай алдык. Тик аның белән күпме генә тырышсак та, уртак тел таба алмадык. Аны гаилә мохитенә күнектерү кулыбыздан килмәгәч, кире балалар йортына илтергә туры килде. Тәрбиягә  бала алу ул – зур җаваплылык, сабый песи баласы түгел, песине алу да зур җаваплылык сорый. Ә кеше баласын алыр алдыннан барысын үлчәмгә салып, бик нык уйларга кирәк. Без моны яхшы белә идек, әмма бу юлы көчебездән килмәде», – ди Раушан абый борчылуын яшермичә.

«Кызлары Аня белән Галя үзара бик дус, сеңлесе апасыннан бер эштә дә калышмый. Бүген алар Воткинск шәһәрендә укыйлар, укудан буш вакытларында әти-әниләренә ярдәм итәргә атлыгып торалар. Җәен гаиләләре белән җиләк-җимеш, гөмбә җыярга йөриләр. Әниләре Ольга Ва­сильевна бик уңган, җитез ханым», – дип, Вәлиәхмәтовлар гаиләсенең һәрьяклап үрнәк булулары турында тәфсилләп сөйләде Лилия Кузнецова. Юкка гына бу гаилә 2023 елда Респуб­ликаның дәүләт бүләгенә – «Ата-ана даны» билгесенә ия булмаган шул.

«Гаилә тормышының яме – балалар. Өй аларның тавышыннан гөрләп торганда күңелле бит. Без дүрт балага булса да ярдәм итә алуыбыз белән горурланабыз», – ди Рау­шан Вәлиәхмәтов.

Чыганак: yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*