Ул үзенең кыска гына гомере эчендә һәрчак кешеләргә ярдәм итеп яшәде. Төбәктә татар милли көрәшен үстерүгә, аңа яшьләрне җәлеп итүдә әйтеп бетергесез зур эш башкарды. Сабантуйлар уздырганда да ул татар автономиясенең беренче булышчысы иде. Сүзебез Ульяновск шәһәренән Россиянең спорт мастеры, бик күп сабантуйлар батыры Рамис Садиев хакында бара.
Ульяновск шәһәре соңгы елларда Бөтенроссия, халыкара бәйге һәм спорт фестивальләре уздыру мәйданчыгына әверелде. Башка спорт төрләре белән бергә, биредә 20 елдан артык татар көрәше буенча да Идел буе төбәкләренең зур бәйгесе үткәрелеп килә. Бүгенге грек-рим көрәше буенча оештырылган ярышспортның әлеге төре буенча өлкә федерациясенең элеккеге президенты, моннан алты ел элек фаҗигале төстә вафат булган көрәшче Рамис Садиев истәлегенә багышланган.
Бәйгедә Идел буе федераль округына кергән 11 төбәктән иң көчле көрәшчеләрнең катнашуы, турнирның илебездә ни дәрәҗәдә танылуы һәм югары абруе хакында сөйли.
Узган гасырның 90 нчы елларында өлкәдә әле беренче сабантуйларны оештырганда нинди генә авыр булмасын, Рамис һәрчак беренче булып ярдәмгә килә иде. Исән чагында ул һәр елны сабантуйны оештыручыларның беренче сафында булды.
Рамис үзенең игезәк ике улын Данис белән Фидельне дә кече яшьтән үк спортка алып килә. Суворов училищесында белем алучы малайлар бүген икесе дә көрәшчеләр келәмендә бил
Турнирда 150 дән артык егет иң оста һәм иң көчле көрәшчесе исемен алу өчен көч сынашты.
Беренчелекне Ульяновскидан халыкара класслы спорт мастеры Нәзир Шәмсетдиновның улы Назар Шәмсетдиновка тиңнәр табылмады. Икенче һәм өченче урыннарны Пенза, Мордовия һәм Башкортстан вәкилләре бүлеште.
Ә турнирга берничә көн кала Рамисның дуслары һәр елдагыча, аның рухына багышлап шәһәр рестораннарының берсендә зурлап корбан ашы мәҗлесе дә уздырдылар.
Халык дөрес әйтә – әгәр сине бу дөньядан киткәч тә искә алып, яхшы гамәлләреңне хәтерләсәләр, димәк син юкка яшәмәгәнсең…
Рамис Сафин,
Ульяновск өлкәсе