Пильна районы Сафаҗай балалар бакчасында өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы активистларының чираттагы утырышы узды. Анда Сергач, Пильна, Спас һәм Кызыл Октябрь районнарыннан, өлкә үзәгеннән өч дистәдән артык актив ханымнар катнашты. Утырышны өлкә “ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллина алып барды.

Шәмилә апалары бишек тарихы белән таныштырды, балалар андагы юрган, мендәр, шалтыравык, киез кебек әйберләрне атап бирделәр, бергәләп баланы коендырдылар. Коендырганда да нинди әйберләр кулланылганын әйтеп бирделәр. Аннары такмаклар әйттеләр, бишек җыры җырладылар, матур татар исемнәрен барлап, балага исем бирделәр.
Сценарий буенча килгән әбигә дә үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр – табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар, мәкальләр әйттеләр. Әлбәттә, җырлап-биеп тә күрсәттеләр һәм матур теләкләр теләп саубуллаштылар.
Мондый чаралар балаларда татар халкының гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияли, телебезне саклауга да юнәлтелгән алар.

Утырыш кысаларында киләсе атнада Кочко-Пожар клубында булачак өлкә татар хатын-кызлары сходы һәм “Нижгарбикә” конкурсы турында фикер алышканнан соң, бүләкләүләр дә булды. Зилә ханым бакчага курчак театры һәм истәлекле бүләк тапшырды, күптән түгел генә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иң актив аккалфакчыларыбызның берсе, Татар Моклокасы мәктәбенең татар теле укытучысы Галия Кутерованы өлкә татар автономиясе исеменнән бүләкләде.

Тантаналы өлештән соң кунаклар бакча белән, авыл халкының тарихын, элекке көнкүрешен чагылдырган бай экспонатлы музей белән таныштылар. Аннары даими спонсорлар ярдәме белән бакча коллективы әзерләгән мул табын артында эшлекле аралашу дәвам итте. Шунда Кызыл Октябрь районы буенча “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе итеп район администрациясе хезмәткәре, Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина билгеләнде.
Хәзер алдыбызда торган мөһим эшләрнең берсе – 12 апрельдә Кочко-Пожар мәдәният йортында өлкә татар хатын-кызлары сходын һәм III “Нижгарбикә” конкурсын тиешле дәрәҗәдә уздыру. Конкурс үткән елда кинәттән вафат булган шушы мәдәният йортының художество җитәкчесе Эльвира Мусинаның якты истәлегенә багышлана.
Наилә ЖИҺАНШИНА,
“Ак калфак” оешмасы кураторы.
Р. Хамзина фотолары