tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сафаҗайда “Шәкертләр бәйрәме”
Сафаҗайда “Шәкертләр бәйрәме”

Сафаҗайда “Шәкертләр бәйрәме”

Төбәк авыллары мәчетләре каршындагы җәйге дини укуларны төгәлләп, 28 июль  көнне Сафаҗай мәктәбе стадионында чираттагы тапкыр традицион “Шәкертләр бәйрәме” узды. Бу рухи чараны өлкә Диния нәзарәте һәм Мәскәүнең Тарихи мәчете булышлыгында Сафаҗайның хәйрия фонды белән яшьләр хәрәкәте оештырды.

Бу бәйрәм 2010 елда гамәлгә куелды һәм ун ел рәттән дәвам итте. 2019 елдан ул башта коронавирус пандемиясе, аннары башка сәбәпләр аркасында уздырылмады. Быелгысы унберенче булып, киң колач җәеп узды.

Бәйгене ачу тантанасында башкаланың Тарихи мәчете имамы Рамил хәзрәт Садеков, Пильна округы депутатлар Советы депутаты Фәрит Каюмов, округның мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Андронычева, авыл хакимияте башлыгы Әлфия Аляутдинова, мәктәп директоры Рамил Мусин “Шәкертләр бәйрәме”нең тарихын искә алдылар, аның ярдәмендә балаларда ислам дине кыйммәтләрен үстерүдә мөһимлеген билгеләп үттеләр, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр, ә катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Бу юлы бәйге конкурс формасында түгел, ә фестиваль форматында узды, димәк чыгышларны бәяләү һәм урыннар билгеләү булмады.

“Шәкертләр бәйрәме”ндә катнашырга 15 командадан якынча 270 шәкерт теркәлде. Сафаҗайның ике, Чүмбәли, Семочки, Камка, Мочали, Уразавыл, Рбишча, Петрякс, Мәдәнә, Анды, Красный Остров, Чувашстанның Тукай һәм Урмай авыллары, Татарстанның Буа шәһәре командалары шәкертләре үзләренең визит карточкаларын тәкъдим итте, Коръән сүрәләрен укыды, нашидлар, мөнәҗәтләр башкарды, азан әйтте, намаз уку тәртибен, гарәп телен укуда белемнәрен күрсәтте, Пәйгамбәребез (с.г.в.) ның тормыш юлын искә алды, татар гаиләсе мөнәсәбәтләренә, бүгенге вакытта актуаль булган әти-әниләр белән балалар арасындагы проблемаларга багышланган сәхнәләштерелгән күренешләр куйды, шигырьләр укыды, иҗади номерлар белән чыгыш ясады.

Гомуми алганда, әлеге авыллар мәдрәсәләрендә 1 000гә якын бала белем алган. Сафаҗайның гына биш мәчетенә дини сабак алырга 265 малай-кыз йөргән.

Фестиваль белән беррәттән, аерым почмакта мөселман гаиләсе темасына рәсемнәр конкурсы да оештырылды. Тәнәфес вакытларында төбәгебезнең өметле артисты, рбишчалы Илдус Харрясов та чыгыш ясады.

Әйтергә кирәк, барлык катнашучылар, аларның ярдәмчеләре, әти-әниләре оештыручылар тарафыннан кайнар аш һәм башка тәмле ризыклар белән сыйланды. Шулай ук Сафаҗай хәйрия фондының волонтерлары бәйрәм кунакларын көне буе су, кайнар чәй һәм тәм-томнар белән тәэмин итеп торды. Эссе кояштан ышыкланыр өчен халык уңайлыгына берничә зур чатыр да корылган иде. Сабантуйлардагыча күпләп күңел ачу урыннары, аттракционнар да эшләде бу көнне.

“Шәкертләр бәйрәме” кысаларында, гадәттәгечә, спорт уеннары һәм билбаулы көрәш тә узды. Яшьләр хәрәкәте әгъзалары балаларны канат тартуда, турникта тартылуда, күкәй салган кашыкны тотып, капчыклар киеп узышуда, салам тутырылган капчыклар белән сугышуда һәм башка күңелле эстафеталарда ярыштырды һәм һәр баланы тәм-томнар белән шатландырды.

Рамил Хабибович, мәктәпнең физкультура укытучысы Рөстәм Хәйретдинов һәм авылның танылган яшь көрәшчесе Ришат Сәбитов 10 авырлыкта бил алышулар оештырды. Чемпион исеменә суыксудан Эксан Ибраһимов лаек булды, абсолютта икенче һәм өченче урыннарны Сафаҗайның өметле егетләре Рәхим Камалетдинов белән Наил Абдулбяров бүлеште.

Рухи чыгышлар һәм көрәш ярышлары тәмамлангач бүләкләү тантанасы булды.

Оештыручылар алдан вәгъдә иткәнчә, бер шәкерт тә бүләксез калмады – командаларның һәр әгъзасына “Спортмастер” кибетенә 2 000 сумлык сертификат, ә җитәкчеләренә, мәдрәсәләрдә шәкертләрне укыткан хәзрәтләргә һәм мөгаллимнәргә “Медина” нәшрият йорты тарафыннан китаплар җыелмасы тапшырылды.

Көрәш турниры призерлары да шушы сертификатлар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. Рәсем ясаучылар конкурсы җиңүчеләре һәм барлык катнашучылары Коръәннәр белән билгеләнеп үтелде. Бу бүләкләрне Мәскәүнең Бутово районы мәхәлләсен җитәкләгән Марат хәзрәт Алимов кайгырткан.

Мәскәү өлкәсе Щелково шәһәре мәчете имамы, Суыксу авылыннан чыгышы белән булган Йосыф хәзрәт Абдрахманов дәверендә бу бәйрәмне оештырырга нык булышкан, танылган көрәшче Рафаэль абый Сәбитовның һәм быелгы чарага җыелган барча кунакларның мәрхүм булган якыннарының мәрхүмнәрнең рухларына Коръән укыды, хәтем-дога кылды. Ә “Шәкертләр бәйрәме”н алып баручы, аны оештыручыларының берсе – Мәскәү Ислам институты мөгаллиме Илдар хәзрәт Аляутдинов имамнар җитәкчелегендә ерак юлны якын итеп килгән шәкертләргә ихластан рәхмәтләрен белдерде һәм киләселәренә чакырды.

Бала-яшүсмерләрдә ислам кыйммәтләрен үстерү максаты белән үткәрелеп килгән зур чара кичке якта Татарстанның махсус кунагы, күренекле җырчы Флорид Гиздатуллин, Сафаҗайның танылган яшь башкаручылары Марат Эксанов һәм Айрат Сафин, популяр якташ җырчыларыбыз, Татарстанның атказанган артисты  Радик Яруллин һәм Гөлнара Яруллинаның зур концерты белән тәмамланды.

Илнар САДЕКОВ”

Туган як” газетасы

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*