Бер гасыр, 100 ел – шушы вакыт арасында күпме тарихи вакыйгалар була, язмышлар хәл ителә, күпме кеше килә бу дөньяга, күпме китә. Күбесе турында китаплар язылган, кинолар төшерелгән. Ә инде шушы бер гасырлык вакыйгаларның тере шаһиты булу бик сирәкләргә эләгә. Сафаҗайда гомер итүче Халидә апа Сәбитова шундыйларның берсе – 15 декабрь көнне ул 100 яшен тутырды, гасырлык юбилеен билгеләде. Беренче карашка аңа иң күбе 90ны бирәсең. Аллаһыга шөкер, аягының өстендә, акылының дөресендә йөзьяшәр әбекәебез, күзе күрә, колагы ишетә дигәндәй, ә хәтере искиткеч – төрле вакыйгаларны көне-сәгате белән хәтерли (тьфу-тьфу, күз генә тимәсен). Ә бит гасырлык тормыш юлында төрлесе булган, балда-майда гына йөзмәгән.
Халидә апа ерак 1924 елда күп балалы гаиләдә икенче бала булып туган, эшнең күбрәге, авырлыклар апасы Хава белән икесенә тигән, ә алар нибары тугыз туган булган, тик дүртесе яшьли үлгән. “Миңа 10-11 яшьләр иде, ниндидер йогышлы авыру таралды һәм энеләрем Әхмәт белән Әнвәр, сеңелләрем Нәймә белән Сара бер-бер артлы китеп бардылар. Исемдә, Әхмәтне җирләп килделәр, шул ук көнне 4 яшьлек нәни Сарабыз үлде, икенче көнне аны җыюга әниебез Мөршидәне Петрякс хастаханәсенә озаттылар. Аллаһыга шөкер, ул терелде һәм 80не узып кына вафат булды”, – дип искә алды Халидә апа ул авыр елларны.
Мәктәптә башлангыч классларда гына укыган, колхоз эшенә иртә чыккан. Колхозлашу чоры башлангач, әтиләре Әббәс ага колхозга керә һәм аны курьер итеп билгелиләр. Авыл зур, 16 бригада була һәм шул 16 бригадка кергәннәрнең һәр көн өйләренә барып, нинди эшкә билгеләнгәннәрен әйтеп, язылыштырырга кирәк. Әтиләре бик үк яшь булмау сәбәпле бераз авырсына һәм бу эшне Халидә апасы Хава белән башкара. “Йөреп бетергәч конторга кайта идек һәм анда эшләүче шулай ук Хава исемле апа минем апамнан аны-моны яздыра иде. Апам минем бик акыллы, башлы иде, барысына да тиз өйрәнде һәм аны конторга эшкә алдылар, гомер буе шунда хезмәт итте дә, ә инде авыл буена ул чакта ялгыз йөрдем”, – дип сөйләде Ха-лидә апа.
Бу чакта әтиләре Мәскәүгә эшкә киткән була, хуҗалык – әнисе һәм олы кызлар, бигрәк тә Хава җилкәсендә. Йортлары кечкенә, гаилә зур. “Хавам бик төп, тирәнтен уйлый торган иде һәм зуррак йорт аласы килде. Әни бу хакта әтигә язды, ә анардан: “Андый эшләр башламагыз, сугыш кузгалырга тора”, – дигән җавап килде. Каяндыр белгәннәр инде сугыш башланасын”, – дип әкрен генә хатирәләр йомгагын сүтте Халидә апа.
Сугыш башлангач әтиләре авылга кайта, шулай да ул вакыт, аннан соңгы авыр еллар аерым китап язарлык.
28 кызга, шул исәптән Халидә апага да повесткалар килә һәм җыенып, бер атналык ри-зык белән ул чактагы район үзәге Уразавылга атлар белән озаталар үзләрен. Анда ко-миссия үткәндә, Халидәдә күз авыруы – трахома булуы ачыклана һәм аны “не годен” дип, кире кайтаралар. Бераз алгарак китеп әйтәсем килә – шуңа да карамастан, ул беркайчан күзлек кимәгән, әле дә булса кирәк чакта инә күзләп бирә икән!
Ә инде сугыш чорына кире кайтсак, әлбәттә, күпне күргән яшь кыз Халидә, бригадта төрле эшләр башкарган, техника юк, атлар сугышта, кырларны көрәк белән каерып чәчкәннәр, кулда эшкәрткәннәр дә, әлбәттә. Сугыш тәмамланган көнне дә бөтен авыл халкы диярлек кырда җир каера булган. “Бер-заман карыйбыз – авыл ягыннан атка атланган бер кеше җан-фәрманга чаба, бераз якынлашкач, аның колхоз рәисе икәнен таныдык. Ул аттан төшеп: “Сугыш туктаган, урра!” – дип кычкыра, бераз килә дә, тагы шулай итә, үзе елый. Барыбыз да елаштык инде, бигрәк тә ирләре яисә уллары сугыш кырында ятып калган хатын-кыз. Бу көнне артык эшләмәдек, шатланышып авылга кайттык”, – дип сөйләде Халидә апа ул шатлыклы ва-кыйга турында әле дә булса күз яшен тыя алмыйча.
Тормыш дәвам итә, тик озак-ламый аларның гаиләсенә дә кайгы килә – 1946 елда әтиләре вафат була. Алар Хава апасы белән җиткән кызлар, апасы үзенең тормышын кормыйча, әнисенә булышып, туганнарын кайгыртып гомер итә. Ә Халидә апа Ибраһим исемле сугыштан кайткан авылдаш егеткә тор-мышка чыга. “Бик күп ир-егет бит сугышта кырылды, авыл тулы берсеннән-берсе матур, уңган кыз, мин инде гаилә кору турында уйламый да идем, Ибраһимга кемдер минем хакта әйтеп мактаган һәм бервакыт ниндидер кинодан соңмы озата килде дә, ике көннән башкода җибәрде. Заманына карата туен да уздырдык, әлбәттә, никах та укылды. Бу 1949 ел иде”, – дип искә алды гомеренең матур мизгелләрен әңгәмәдәшем.
Алар дус-тату булып 53 ел бергә яшиләр, 7 балага гомер биреп үстерәләр, укытып, олы тормышка озаталар. Сафия, Садия, Надия, Халидә апа үзе әйтмешли, өч кыз арты тансыкка туган уллары Рифат, аннары игезәкләре Мөнир белән Мөниф һәм төпчекләре Равилә дөньяга килгән. Әти-әниләренә булышып, тәртипле булып үскәннәр һәм барысы да башкалада урнашкан. “Аллаһыга шөкер, балаларыбыз бик акыллы, тәүфыйклы”, – ди газизләре белән горурланып Ха-лидә апа.
Кызганычка, шушы яшькә җитеп, бала кайгысы да күрергә язган – быел җәйне игезәк сыңары Мөнир 65 яшендә бакыйлыкка күчә.
Җиде баланы үстереп, аякка бастыру җиңел булмаган, әлбәттә, шуңа да колхоз эшеннән гайре, Халидә апа тегү белән дә шөгыльләнгән. Бу һөнәргә ул әнисеннән өйрәнгән, ә әнисенең өйрәнүе үзе бер тарих. Тормышка чыкканда бүләккә гел күлмәклек бирә булганнар һәм ул кемнәндер бер күлмәк тектерә дә, ире Әббәстән теккән өчен акча сорый. “Ник соң үзең текмисең, моны да бит синең кебек ике куллы, ике аяклы, ике күзле кеше юләгән, бу юлы акча бирәм, артык сорама”, – дигән Әббәс абый. Үзләренең тегү машинасы да булмаганы исәпкә алынмаган, Мөршидә апалар ике игезәк кыз туган булган һәм бер тыкрык аша гына яшәгән игезәк сыңарыннан алып торган. “Өч көн тәтәй юли, аннары өч көн әни, ә мин шулай ике арада тегү машинасын йөртәм”, – дип көлә әбекәем.
Аның әнисе Мөршидә авыр тормышта үсә – ике яшьлек игезәк кызларын ятим калдырып, әниләре яшьли вафат була, әтиләре яңадан өйләнә һәм тагын дүрт була туа. “Әни сөйләвенчә, үги әниләре алай ук начар да булмаган, шулай да “үги ананың яхшысы да яна торган утның чаткысы” дия иде мәрхүмкәем”, – ди Халидә апа көрсенеп. Әйе, ни генә күрми гомер юлында адәм баласы…
Инде Халидә апабызның үзенә кайтканда, ул балаларына да кышкы туннарга кадәр тегеп кидергән, кешеләргә дә юләгән. Ире Казаннан сокна (сукно) китерә булган, атнага өч тун өлгерткән, якасын гына Ибраһим ага кулда тегеп утырткан. Ул чакта каз йонына тегү машинасы алыштырып булган, каена-насының түшәген Пильнага илтеп тапшырып, аяк машинасы китергән ире. Әле дә булса ул сәгать кебек эшли икән, кайчак вак-төякне юләкли дә әбекәебез. “Без ирем белән бик яхшы гомер иттек, Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт, бернигә мохтаҗлык кылмадык”, – ди Халидә апа. Шулай инде, тырышкач була. Ике тапкыр йорт кына төзегәннәр. Ә бит мал-туарын да асраганнар, бәрәңге бакчасы да зур булган, колхоз эшенә дә йөрисе бар, җиде баланы да карарга кирәк, ничек өлгергәннәр – искитәрлек. Каенанасы белән дә дүрт ел гына бергә яшәп калалар, аннары ул вафат була. Булышучы юк, барлык эш үзенә. Бернинди уңайлыклар да булмаган заманда яшәсәләр дә, тормышлар кызык, матур булган.
“Хәзерге тормыш шартларына шөкер итеп бетергесез, шулай да халык бик азынды, нибарга риза булып яшәү юк, һәрчак нидер җитми. Ә иң мөһиме – тынычлык юк!” – дип авыр сулап куйды әңгәмәдәшем. Ул тормыш иптәшенең вафа-тыннан соң кыш чыгарга балаларына китә булган, хәзер җиде ел инде йөрми. Әмма кадерлеләре әнкәйләрен бер генә көн дә ялгыз калдырмаган, чиратлашып янында килеп торалар. Һәрбересенең авылда үз йорты да бар, әмма бергәләп төп йортка җыелалар.
Йөз еллык гомер күзеңә күрендеме соң дигән сорауга: “И, маем, ул хәтле яшәмәдем дә кебек, юкны сөйлиләрдер”, – дип көлде. “Безнең әни гомер буе бик сабыр холыклы булды, юмартлыгы чиктән ашкан иде, күңелендә бер тамчы да усаллык булмады, шуңадыр да Ходай Тәгалә аңа шундый хәерле озын гомер биргәндер. Ул безне дә шундый итеп тәрбияләде, каенәни-каенәтиләрне ихтирам итәргә өйрәтте, шунда гына бәхетле булырсыз, дия иде. Минем ирем хәрби иде, Казахстанда яшәгән чагыбыз, ялга кайтканда бүләккә бер пар алка һәм йөзек алдым, әнигә әйтәм, сайлап ал дим. Башта каенанаңа күрсәт, ул сайласын, аннары миңа бирерсең, диде”, – дип сөйләде кызы Надия. Менә нинди тәрбия булган!
Халидә апаның 15 оныгы, 27 оныкчыгы (фотода алар белән) һәм бер оныгының оныгы да бар икән, барча гаиләсе җиде дистәгә якын.
Үткән якшәмбе, нәкъ юбилее көнне барысы бергә җыелып, башкаланың затлы кафесында яраткан әниләренең, әбекәйләренең гасырлык юбилеен уздыр-дылар, күп кенә матур теләкләр теләгәннәр.
Без дә йөзьяшәр Халидә апаны ихластан котлыйбыз, шулай балаларының кадер-хөрмәтендә Ходай Тәгалә биргән гомерне яшәргә язсын.
Мин үзем аның белән аралашудан чын ләззәт алдым, тарих китабының битләрен актаргандай булдым, бик рәхәт кеше! Кеткелдәп көлүләре, “и, маем” дип сузыбрак әйтүләре шундый матур, күңелгә якын, әйтерсең, үз әбием белән сөйләшеп утырдым. Әле ул бик матур итеп җырлап та күрсәтте, хәтта тыны да кысылмый! Татар дөньясына яхшы таныш булган билгеле җырчы Айрат Сафинны барыбыз да белә, менә каян икән анардагы моң, көчле тавыш, ник дисәгез, Айрат бит Халидә апаның оныгы. Ул әбисенең юбилее уңаеннан оештырылган мәҗлестә дә газиз кешесе хөрмәтенә җырлаган.
Исән бул, Халидә апам, шул саулыгыңда алдагы туган көннәреңне дә каршы алырга язсын!
Наилә ЖИҺАНШИНА.
Фотолар гаилә архивыннан.
“Туган як” газетасы