Түбән Новгорд өлкәсе Пильна районы Сафаҗәй татарлары (авыл халкы) өчен көтеп алынган вакыйга, 24 гыйнвар көнне, капиталь ремонттан соң Сафаҗәй урта мәктәбе ачылу тантанасы үтте. Әлеге мәктәп күп еллар милли мәгариф системасында аерым лаеклы урын тота. Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда, төбәкара конференцияләрдә, һөнәри конкурсларда беренчелекне яулаган укучылары һәм укытучылары да бихисап.
Тантаналы чарада Түбән Новгорд өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Чечерин, Түбән Новгорд өлкәсе мәгариф һәм фән министры Михаил Пучков, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф идарәсе төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина катнашты.
Разил Зиннәтуллин чарада Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның төбәкләргә бүләген тапшырды.