2 нче апрельдә Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловларның сәхнәдә 25 ел иҗат итүләренә багышланган зур юбилейлы концерт программасы Тубыл шәһәрендә үтте.

Зәйнәп Фәрхетдинова “Әллүки”не башкарганда өлкән яшьтәге әбиләр җылап, рәхмәтләр юллап, теләкләр теләделәр. Зәйнәп белән Зөфәрнең һәр чыгышы, алар башкаруында дуэт белән яңгыраган җырлар залда утыручы тамашачыларны биергә төшерде. “Их, татар гармуны” җырны башкару алдында Зөфәр балачагын искә алып, гармунга булган мәхәббәте турында хатирәләрен сөйләп китте.

Җырчыларга чәчәкләр бәйләмнәрен, шәһәр милли мәдәни автономия исеменнән рәхмәт хатын тапшырулары, күп җылы теләкләр -аларның күңелләрендә дә җылы хисләр калдырыр дип ышанып калабыз.
Концерт тәмамланса да, нәфис , көчле , моңлы тавышлы яраткан җырчыларын тамашачылары аягүрә басып озак алкышладылар. Өлкә милли мәдәни автономия әгъзасе, шәһәрнең мактаулы якташыбыз Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы Шәрипова, Маслово авылыннан РФ Атказанган укытучысы Рәшидә Корман кызы Бакиева, Вагай район думасы депутаты Флера Рәхимҗан кызы Ватутова артистларга рәхмәтләр юлладылар, иҗат уңышларын теләделәр. Танылган сәхнә йолдызларының гастрольләрен оештыручы якташыбыз Фәрит Хәфиз улы Хәкимовка тубыллылар исеменнән рәхмәт белдерделәр. Концерттан чыгучылар: ”Әшкәрә шәп булды” – дип, фикерләре белән уртаклашып, күтәренке кәефтә к таралыштылар.
Римма Умитбаева