22 мартта Южно–Сахалинск шәһәрендә Нәүрүз бәйрәме үтәчәк. Аны “Халыклар дуслыгы” Сахалин халыклары ассоциациясе оештыра.
Бәйрәм программасында: концерт, котлаулар, халык уеннары, милли ризыклар конкурсы һәм дегустациясе. Нәүрүзгә килгән һәркем пылаудан авыз итәчәк. ч
Нәүрүз Сахалин җирендә беренче мәртәбә 2006 елдан “Туган тел” татар оешмасы тарафыннан үткәрелә башлый. Бу бәйрәм бар төрки халыкларын туплап килә.
Быелгы бәйрәи бөтен кеше чакырыла. Аерым кунаклар – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ятимнәр һәм картлар йортында яшәүче олы яшьтәге кешеләр.