tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Салагыш мәдәният йортында “Татар халык ашлары” дип аталган кичә оештырылган
Салагыш мәдәният йортында “Татар халык ашлары” дип аталган кичә оештырылган

Салагыш мәдәният йортында “Татар халык ашлары” дип аталган кичә оештырылган

Кичә уеннар, җырлар, теләкләр, котлаулар, биюләр, такмаклар белән үрелеп барды. Шулай ук чарада катнашучылар милли ризыклар турында табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр белән дә таныштылар.

Кичә барышында Салагышта чәк-чәк пешерүче авылдашларны барладылар. Бәйрәмгә килгән чәк-чәк пешерүчеләрне аерым билгеләп үттеләр. Алар милли ризыкларның рецептлары белән уртаклаштылар, фикер алыштылар.

Кичәдә «Татар халык ашлары» исемле күргәзмә дә оештырылган иде. Салагыш халкы андагы мәгълүмат белән кызыксынып танышты.

Бәйрәм милли ризыклар белән тулы чәй өстәле артында дәвам итте. Чарада катнашучылар бик тәмле бәлешләр, тәм-томнар алып килгәннәр. Тәмле милли ризыклар белән сыйланып, күңелле сөйләшеп, чәй эчтеләр.

Июль аенда гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче авылдашларын да котладылар. Шуларның берсе — бәйрәмгә килгән, улы СВОда хезмәт итүче Фәния апа Нәфыйкова. Шулай ук уллары СВОда хезмәт итүче башка аналар да бәйрәмгә чакырылган иде. Аларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Чара барышында Салагышта иң күп чәк-чәк пешерүче, иң өлкән яшьтәге Сания апа Гыйләҗетдинова да катнашты. Шулай ук бәйрәмгә өлкән яшьтәге салагышлы Гөлсем апа Кәримова да килгән иде. Ул, кичәгә чакырылуына сөенеп, рәхмәтләр әйтте, җырлап-биеп чыгыш ясады.

Кичә бик күңелле, матур, эчтәлекле үтте. Аны барлык авыл халкы белән бергә «Чәк-чәк» җырына биеп тәмамладылар. Салагыш халкы бик сөенеп, чын күңелдән ял итеп, рәхмәтләр әйтеп өйләренә таралышты.

Чыганак: agryz-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*