tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары «Әкият-PARTY»га чакыра
«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары «Әкият-PARTY»га чакыра

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары «Әкият-PARTY»га чакыра

2 апрель, Халыкара балалар китабы көнендә, сәгать 14.00 дә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләре балалар өчен «Әкият-PARTY» дип исемләнгән бәйрәм үткәрә. Чара Шәрык клубында (Казан шәһ., Татарстан ур., 8 нче йорт) уза. «СалаваTik»лар – бәйрәмнең махсус кунаклары!

​Күптән түгел «Салават күпере» журналы редакциясендә Гөлнара Хәйдәрованың «Нәни әкиятләр» китабы нәшер ителде. Бу исем «Салават күпере» журналы укучыларына яхшы таныш, чөнки журналдагы күп кенә тылсымлы әкиятләрне журналның әдәби мөхәррире Гөлнара Хәйдәрова иҗат итә. «Нәни әкиятләр» китабына барлыгы 12 әкият керде. Рәссам Влада Семенова аларга искиткеч матур рәсемнәр ясады. Китапка кергән әкиятләрне укып кына түгел, ә махсус QR- кодлар аша тыңлап та була. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова әкиятләрне бик матур итеп укый да. Бу китап – балалар өчен чын хәзинә. Әкиятләрне укып яисә тыңлап, нәниләр куе агачлы урманнар, серле су асты дөньясы, карлы-бозлы Антарктида, кырыс табигатьле Арктика белән таныша, гаҗәеп Австралия, кояшлы Африкага сәяхәт итә ала. Әкият геройлары белән төрле маҗараларга юлыгып, акны – карадан, яхшыны яманнан аерырга, дуслыкның көченә ышанырга өйрәнә.

«Әкият PARTY» бәйрәмендә әлеге әкиятләрне балаларга Татарстанның танылган шәхесләре укыячак. Алар – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Гәрәев, танылган блогер, алып баручы, өч бала әнисе Айсылу Лерон, җырчы һәм алып баручы Рафил Җәләлиев, рэп жанрында җырлар башкаручы татар җырчысы Шәкүр (Алмаз Корбанов). Әкиятләрне шулай ук «СалаваTik»төркеме катнашучылары Булат һәм Эмилия дә укыр дип көтелә.

Шулай ук программада: балалар өчен кул эшләре, рәсем ясау буенча мастер-класс, интерактив уеннар, «Шәрык клубы»на кызыклы экскурсия.

«СалаваTik»лар башкаруында күңелле җырлар бәйрәмгә тагын да ямь өстәр. Балалар, «СалаваTik»ларга кушылып «Лап-лап», «Ел фасыллары», «Әйлән-бәйлән» һәм башка җырларны җырлап, биеп, ял көнен күңелле һәм файдалы үткәрә алачак. Ахырдан теләге булган һәр сабый, «Нәни әкиятләр» китабының авторы Гөлнара Хәйдәрова белән фотога төшеп, автографлы китап та ала алачак.

Игътибар! Бәйрәм чарасына әкияти образда яки берәр җәнлек маскасында килүче дусларыбызны күчтәнәч көтә!

Чыганак: syuyumbike.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*