tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Салават шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары ВКС форматында киңәшмә үткәрделәр
Салават шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары ВКС форматында киңәшмә үткәрделәр

Салават шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары ВКС форматында киңәшмә үткәрделәр

Салават шәһәренең “Башкортстан Республикасы халыклары телләре һәм мәдәниятләре үзәге” мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында туган телнеөйрәнү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды.

Киңәшмәдә укыту-методик үзәк методисты Сәрия Сәйфулла кызы, Салават шәһәренең “Татарлар конгрессы” рәисе Клара Зәки кызы, 4, 7, 18 һәм 19 нчы мәктәпләрнең татар теле укытучылары һәм Салават шәһәренең “Башкортстан Республикасы халыклары телләре һәм мәдәниятләре үзәге” ДО МБУ коллективы катнашты.

Очрашу барышында татар теле укытучыларын борчыган сораулар күтәрелде: туган телне өйрәнү өчен сәгатьләр җитмәү, дәреслекләр, методик кулланмалар җитмәү һ. б.
Барлык катнашучылар да барлык мәсьәләләр буенча уртак фикергә килделәр, яхшы кәефтә башкарылган эштән канәгатьлек хисе белән аерылыштылар.

Чыганак: Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*