Салехардның округ дуслык йортында “Чайхана дуслык” исемле бәйрәм кичәсе узды. Аңа татарлар белән бергә үзбәкләр, кыргызлар һәм башка төрки халыклар вәкилләре җыелдылар.
Кичәнең бизәге – татар милли-мәдәни автономиясе оештырган милли киемнәр үрнәкләрен күрсәтү булды. Бу киемнәрне Ямалдагы милли оешмалар арасында тапшырылган 300 меңлек грант акчасына булдырдылар.