Кичә Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музеенда Халыкара музыка көненә багышланган концерт үткәрелде. Әлеге чарада төрле жанр башкаручылары очрашты. Классикадан, халык көйләреннән алып джазга, заманча яңгыраган музыкага кадәр – болар барысы да Казанның талантлы артистлары тарафыннан башкарылды.
Бер-бер артлы сәхнәгә классик камера һәм милли татар музыкасын популярлаштыручылар – «Казан триосы», Сөмбел Харисова һәм баянчы Айбулат Харисов, Нәҗип Жиганов исемендәге консерватория студентлары Кирилл Иванов, Айдар Ниязов, Нәфис Шайдуллин, Адилә Зиннатуллина, Петр Чайковский исемендәге беренче балалар музыка мәктәбен тәмамлаган Мәрьям Җаббарова, Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина, профессиональ җырчы Анна Халлдорсдоттир, этно-музыкант, обертон җырлау остасы Фәнил Вилданов, һәм музыкант, Yummy Music лейблының креатив директоры Рәдиф Кашапов чыгыш ясадылар.
«Концертның идеясе безнең социаль челтәрләрне алып баручы, аудитория белән элемтә төзүчегә килде. Музыка көнендә нинди концерт оештырып була дигән сорауга килгәндә, профессиональ һәм һәвәскәр җырчы булган, үз жанрында иҗат иткән дусларыбызны бер сәхнәдә берләштерү турында уйландык. Чөнки музыка күптөрле, бүгенге көндә без аны югары һәм түбән жанрларга бүлмибез. Шулай итеп классик, академик музыкага да, хип-хоп, поп-музыка һәм башкаларына да игътибарны юнәлтәбез, чөнки һәр жанрның үз кадере бар дип саныйбыз. Шуңа күрә бүген төрле моңнарны берләштерергә булдык. Кичәдә музыканың һәр төре дә урын ала алмады, чөнки алар бик күп. Ләкин килгән тамашачы чыгышларда яңгыраганнары арасыннан үзеңә кадерле булганны тапкан дип өметләнеп калабыз», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев.
Камера залында үткәрелгән концертта Айдар Әхмәдиев оештыручыларның берсе булып кына түгел, ә беренче тапкыр концертмейстер буларак та чыгыш ясады.
«Дулкынлану бар да, юк та иде кебек. Монда хата эшләдеңме, юкмы дигәне түгел, ә кечкенә бүлмәдә, кул сузарлык арада утырган кеше белән элемтәгә керү мөһимрәк дип уйлыйм. Бу, чыннан да, әлеге музей урнашкан йортның традицияләрен дәвам итү, ягъни шундый бүлмәләрдә җыелышып, туганча, дусларча утыру. Мин кичә белән канәгать, чөнки бүген килгән кешеләр, хәзер инде безнең дусларыбызга әйләнде», – диде ул.
Фәнил Вилданов – кубыз һәм варган кебек уен коралларын файдалануны татар фольклорында яңарту белән шөгыльләнүче мультиинструменталист һәм этно-музыкант. Ул бу кичәдә «Ак калфак» һәм «Әпипә» әсәрләрен уйнады.
«Бүгенге кичә минем өчен яңа тәҗрибә булды, чөнки чыгыш вакытында кешеләргә шулкадәр якын булганым юк иде әле. Сәхнә бит ул сәхнә, анда син тамашачыдан аерылган, ә камера бүлмәсендә үзеңне башкача хис итәсең. Бераз борчылдым, әзерләнеп килдем. Мине чакырган һәм мондый мөмкинлек биргән өчен оештыручыларга, Айдар Әхмәдиевка рәхмәтлемен. Бик күңелле булды, кайбер музыкантлардан һәм килгән тамашачылардан бик күп кызыклы бәяләмәләр ишеттем», – дип уртаклашты Фәнил.
Концерт Мәрьям Җаббарованың «Казан кичләре» җырын башкаруы белән тәмамланды.
Чыганак: tatar-inform.tatar