tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгы уңаеннан «Сәрвиназ» балеты премьерасы булды
Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгы уңаеннан «Сәрвиназ» балеты премьерасы булды

Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгы уңаеннан «Сәрвиназ» балеты премьерасы булды

Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Сәрвиназ» балеты куелды. Премьера ТАССРның халык артисты, композитор Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тулуга багышланган.

«Бу балетның язмышы шактый катлаулы һәм озын: музыка 75 елдан артык үзенең сәхнәгә менүен көтте. «Болгар» балетын кую нияте Салих Сәйдәшев белән хореограф Гай Таһировта 1948 елда ук туа. Баштагы исеме – «Гөлнара». Балет Идел буе Болгар дәүләте чорындагы ике яшь йөрәкнең фаҗигале мәхәббәте хакында сөйли, ләкин ул вакытта бу әсәр дөньяга чыкмыйча кала. Балет тыела, ә музыка озак еллар тузан җыеп, куелмыйча ята», – диде «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Милли музыка орекстры җитәкчесе, дирижер Айдар Ниязов.

Аның әйтүенчә, сакланып калган материалларга таянып, 2002 елда композитор Илһам Байтирәк заманча музыка теленә туры килә торган яңа балет иҗат иткән. «Илһам Байтирәк әсәрдә балетның төп музыкасыннан тыш, Сәйдәшевнең башка көйләрен, шулай ук Кырым татар халык җырларын һәм шәрык музыка фольклоры үрнәкләрен дә файдалана. Кызганыч, 2002 елда да әсәр сәхнәдә куелмый кала», – дип аңлатты ул.

«Шулай да, Хореография училищесы һәм балетмейстер Сания Хантимерова тырышлыгы белән балетны сәхнәләштерү буенча бик җитди һәм мөһим адым ясалды. Нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә, бүгенге көндә куелыш өчен кирәкле барлык материаллар да кулыбызда бар. Илшат Хәлиуллин балетмейстер Сания Хантимерова белән берлектә яңартылган либретто язды, ә рәссам Рушан Шәмсетдинов костюмнар һәм эскизлар әзерләде», – диде Айдар Ниязов.

Яңа редакциясе иҗат ителгәннән соң 20 ел үткәч кенә, әсәр беренче тапкыр концертта яңгыраган – узган елның декабрендә Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестивалендә, ә аннары 2025 елның августында «Печән базары» фестивалендә һәм сентябрьдә Милли музыка оркестрының дүртенче сезоны ачылышында. Хәзер балет «Сәрвиназ» исеме белән таныла.

Спектакль Казан мэриясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты ярдәме белән куелды.

Проект җитәкчесе – Сәйдә Кадыйрова, балетмейстер – Нинель Мочалова, хореограф – Рафаэль Мустяков, режиссер – Булат Гатауллин, дирижер – Айдар Ниязов.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*