Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев төбәкнең иң яхшы белем бирү учреждениеләре рәтенә кергән Самараның «Яктылык» мәктәбендә булды. Бу хакта ул үзенең рәсми МАХ-каналында хәбәр итте. Мәктәптә 600гә якын бала укый. Учреждениенең уку программасы татар телен тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Көчле педагогик коллектив ярдәмендә, чыгарылыш укучылары имтиханнарны югары балларга тапшырганнар.
«Яктылык» та сыйфатлы белем алуга гына түгел, балаларны һәрьяклап үстерүгә игътибар бирелә: спортка, мәдәнияткә, патриотик тәрбиягә. Губернатор педагоглар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук дәресләрнең шартларын бәяләде. Укучылар саны күп булу сәбәпле, мәктәп җитәкчелеге Вячеслав Федорищевка яңа бина төзүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән.
Очрашу нәтиҗәләре буенча әлеге үтенечне канәгатьләндерү турында карар кабул ителде. «Яктылык» мәктәбе өчен 300 урынга исәпләнгән заманча яңа бина төзеләчәк. Проектны гамәлгә ашыруны 2-3 ел эчендә тәмамлау планлаштырыла.



