tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсе татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручысы — Фәрхәд Мәхмүтов туган авылында җирләнде
Самара өлкәсе татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручысы — Фәрхәд Мәхмүтов туган авылында җирләнде

Самара өлкәсе татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручысы — Фәрхәд Мәхмүтов туган авылында җирләнде

Самар өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең һәм өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең башкарма директоры Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтовның җәсаде туган авылында — Кызыл Яр районының Ялтай бистәсендә җирләнде. 

Мәрхүмне соңгы юлга озатырга дип аның сабакташлары, фикердәшләре, дуслары, хезмәттәшләре, туганнары, Ялтай авылы халкы җыелды.  Җеназа намазын Самар өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин үткәрде.

Якынлашып килүче Сабан туйларына мәш килеп әзерләнеп йөргәндә ул йөрәк өянәге белән вакытсыз вафат булды. Милли хәрәкәт өчен бик зур югалту бу, бик авыр хәсрәт. Барлык чараларда да уң кулыбыз булган шәхес иде. Бик иртә арабыздан китте…

Авыр туфрагың җиңел булсын, Фәрхәд әфәнде!  Безнең күңелләрдә эчкерсез, ярдәмчел кеше булып сакланырсың. Елмаюлы йөзең күз алдыбыздан китмәс.  Якыннарыңа Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.

Өч бала белән тол калган Альбина Харис кызы Мәхмүтовага матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр Сбербанк картасына сәдака җибәрә ала. Карта 89277334148 номерына беркетелгән.

Ильяс ЯРУЛЛИН фотосурәте.

Ялтай бистәсе, Кызыл Яр районы

samtatnews.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*