Сок елгасы буенда урнашкан авыллар арасында Иске Балыклы иң борынгылардан санала. Бу авылының тирән һәм данлыклы тарихы бар. Борынгы язмаларга һәм архив материалларына караганда, анда кайчандыр милләтебезнең горурлыгы булган каһарманнар һәм морзалар яшәгәнлеге беленә. Ә хәзерге көндә аларның дәвамчылары үзләренең данлыклы бабалары турында ни дә булса беләләрме соң?
Бу авылдагы зыялы нәселләрнең берсе – Билаловлар төбе. Шул нәселнең күренекле бер вәкиле — Рәшит абзый Билалов. Олы яшьтә булуына карамастан, ул Балыклы авылы тарихы турында тирән эчтәлекле китап бастырып чыгарды. Аның үрнәгендә авыл тарихы, үз ата-бабаларының язмышы белән кызыксынучылар да күбәйде.
Мәсәлән, Руслан һәм Әлмир Нигъмәтуллиннар үзләренең шәҗәрәләрен төзегәндә күп кенә кыйммәтле мәгълүматлар табып, үз нәселләренең тирән тамырларын барлаганнар һәм үзләренең кемнәр белән, ни дәрәҗәдә кардәшләр булуын да ачыкларга тырышканнар.
Аллаһыга шөкер, хәзер чынбарлык тарихыбызны белү өчен күп төрле мөмкинлекләр ачылды. Эзләнүләр нәтиҗәсендә, Нигъмәтуллиннар бу авылда халкыбызны данлаган шәхесләр, халык юлбашчылары да яшәгәнлеге турында кыйммәтле материаллар тапканнар.
Билгеле булганча, Камышлы төбәгендәге авыллар тарихы аерылгысыз рәвештә Богырыслан өязенең тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Ә ул, үз чиратында, халкыбыз язмышы хәл ителгән, көчле азатлык көрәше барган дәһшәтле чорларга бәйләнгән.
Хәзерге вакытта татар авыллары тарихы белән кызыксынып, аларның үткәннәре турында күбрәк белергә теләүчеләр саны арта бара. Туганлык җепләре какшаган, хәтерсезлек көчәя барган чорда бу аеруча мөһим мәсьәлә һәм шатлыклы күренеш.
Элгәре татарлар барысы да үзләренең җиде бабасын белгән. Кешегә бәяне дә менә шуңа карап биргәннәр. Шуңа да, һәркем үзе турында якты истәлекләр генә калдырырга, үз нәселенә тап төшермәскә тырышкан.
Авыл тарихы турындагы китап никадәр тулырак, төгәлрәк һәм матуррак итеп эшләнсә – киләчәк буыннар өчен дә ул шул кадәр гыйбрәтле тормыш үрнәге булачак. Ул әле үткәннәрне хәзерге көн белән тоташтырып, киләчәккә юл ачучы, авылның паспорты кебек, кыйммәтле бер документ булып халыкка хезмәт итәчәк.
Тик мондый зур эшне бер кеше, хәтта берничә кеше генә дә булдыра алмый. Бу эштә һәркем үз нәселе турында тирән эзләнеп, төпле материал тупларга тиеш. Тик шунда гына ул китап киләчәк буыннарга да горурланып кулга алырлык, кыйммәтле басма булачак.
Рәшит ага Билалов Балыклы авылы тарихы турындагы китапта авылның үткәннәре турында бай материал туплап, аны хранология тәртибендә бер эзгә салган. Моның өчен аңа зур рәхмәт.
Хәзерге вакытта тарихи материаллар табуга киң юллар ачылды. Авылның бай тарихын әле тагын да төгәлрәк, тулырак ачыклап, инде бөтенләй онытылган вакыйгалар турында белү мөмкинлекләре дә туды. Әле күп нәрсәне белгән саен, тагын да яңадан-яңа кыйммәтле фактлар ачыклана бара.
Киләчәктә табылган хәбәрләр, төрле вакыйгалар турында информация чыганакларында язылып барачак. Һәркем дә, кулыннан килгәнчә, монда актив катнашса – китапның эчтәлеге тагын да тулырак, һәр нәсел кешеләре өчен дә кыйммәтле бер матур истәлек булачак.
Күпне күргән, күпне белгән һәм авыр тормыш сынаулары үткән олы буын вәкилләреннән дә күп нәрсәне белеп була. Алар утлар-сулар кичкән, бай рухлы ныклы токым кешеләре. Ни кызганыч, тик алар саны торган саен кими бара шул.
Кемнәр бу эштә актив катнашырга тели — киләчәктә инициатив төркем төзеп, уртак фикергә килергә һәм эш юнәлешләрен билгеләп, төгәл концепция булдырырга кирәк булачак.
Уй фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне һәм булган материалларны Әлмир Нигматуллинга җибәрә аласыз.
Шулай ук китап өчен киләсе мәгълүмат җыела: төрле вакытлардагы фотографияләр, шәҗәрәләр һ.б.
Кемнәрдер аерым мәктәп, колхоз, мәчет, авыл советы, Мәдәният Сарае һәм башка оешмалар эшчәнлеге турындагы материалларны аерым тупларга алынса – эш тагын да уңышлырак булачак дигән сүз.
Балыклы авылы тарихы ул тирә-яктагы авылларга караганда күпкә бай һәм тирәнрәк тә. Бик күп кызыклы һәм күкрәк сугып горурланырлык материаллар әле үзләрен ачыклап, халыкка танытуны күптән көтеп яталар.
Һәр кешенең тормыштагы уңышлылыгы, аңардагы уңай сыйфатлар – аның үз нәселен, туганнарын, үз авылын, туган ягын хөрмәт итә белүгә бәйләнгән.
Бу авыл кешеләре — кызыксынучан, тере җанлы, киң фикерле һәм бай табигатьле халык. Бу изге эшне хуплап, күпләр актив катнашырлар һәм нәтиҗәдә әле тагын да байрак, эчтәлеклерәк тарих китабы дөньяга килер дигән тулы ышаныч бар.