1 июль көнне Самара өлкәсенең Мулла авылында татар халкының «Сабантуй-2023» милли бәйрәме була. Бәйрәм 10 сәгатьтә тантаналы рәвештә ачылачак. Бу турыда «Самар татарлары» сайты яза.
Программада:
- Самара артистлары концерты.
- Сәнгать осталары һәм үзешчән сәнгать вәкилләре концерты.
- Авыл хуҗалыгы техникасы һәм агротехнологияләр күргәзмәсе.
- Спорт ярышлары, уеннар һәм аттракционнар.
- Интерактив зоналар һәм мастер-класслар эше.
- Бүләкләр бирелә торган ярышлар.
- Милли көрәш.
Хезмәттәшлек итәргә теләгән эшмәкәрләрне чакырабыз, диелә хәбәрдә.
Чыганак: tatar-inform