Быел Самарада өлкә Сабан туе, алдан хәбәр ителгәнчә, 23 июньдә түгел, ә 12 июньдә – Россия көнендә узачак. Бу хакта бәйрәмнең оештыру комитеты хәбәр итә.
XXXI Сабантуй Самараның «Туган тел» өлкә татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Камышлы районы территориясендә X Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. Чара 29 июньгә планлаштырылган.