Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.
27 октябрьдә 20 илдә һәм 60 төбәктә “Татарча диктант” акциясе узачак. Самар шәһәре дә аңа кушыла: 10.00 сәгатьтә диктантны «Яктылык» татар мәктәбендә (А.Матросов урамы, 11а), 15.00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында (Воронежский урамы, 9) язачаклар.
Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.
Оештыручылар – «Яктылык» татар мәктәбе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе.