Бүген, 23 март көнне, Самара шәһәрендә өлкә ифтары узды.
Ифтарда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул кунакларны изге Рамазан ае белән котлады, тынычлык һәм иминлек теләде.
Чарада шулай ук Самара өлкәсенең беренче вице-губернаторы Александр Фетисов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты һәм Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин. Ифтарга барысы 850 кеше җыелды.
Рамазан ае – рухи чистарыну, шәфкатьлелек һәм бердәмлек чоры. Самарада өлкә ифтарын уздыру традицияләрнең мөһимлеген ассызыклап кына калмый, төрле милләт һәм конфессия вәкилләре арасындагы элемтәләрне ныгытуга да ярдәм итә.