3 яшьтән 7 яшькәчә сабыйларны “Шатлык” балалар клубына чакыралар.
Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала.
“Шатлык” балалар клубында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:
- сабыйларда туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;
- халкыбызның гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре белән таныштыру;
- әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру.
Уен формасында төзелгән дәресләр өч блоктан тора:
- “Иҗади остаханә” — рәсем, әүвәләп ясау дәресләрендә баланың вак моторикасы үсә, күзаллавы киңәя, иҗади сәләтләре ачыла;
- “Татарча сөйләшәм” – ана теле дәресләре баланың сүз байлыгын арттыра, сөйләм күнекмәләрен формалаштыра;
- “Шома басам” – хореография дәресләре балаларның гармоник яктан үсешен формалаштырырга ярдәм итә.
Июль – август айларына һәм яңа 2018/2019 уку елына язылу бара.
Дәресләр балаларга да, ата-аналарга да чиксез шатлык бүләк итәр дип ышанабыз.
Сезне түбәндәге адрес буенча көтәбез: Самар шәһәре, Карл Маркс проспекты, 49 йорт («Сократики» балалар студиясе бинасында)
Белешмәләр өчен телефоннар: +7 917 165-6389, +7 927 764-8824 (Алия Наиловна).