tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара шәһәрендә «Татарча диктант» акциясе узды
Самара шәһәрендә «Татарча диктант» акциясе узды

Самара шәһәрендә «Татарча диктант» акциясе узды

16 ноябрь көнне Самара шәһәрендә «Татарча диктант» акциясе узды. Диктант шәһәрнең иң матур урынында — Куйбышев урамында, «Станкозавод» бинасында, Идел яры янында үткәрелде. Шунда күп офислар, кафелар — яшьләр үз иткән почмак.

Чарага 15 кеше җыелды — төрле яшьтәге һәм төрле буын вәкилләре. Диктантны яшь укытучы Диана Яхина — Башкортстан кызы, хәзер Самарада яшәүче — укыды.

Акция өчен урын бирүче Ригил Курмаев үзе дә диктант язды. Диктант тәмамлангач, без таныштык, бергәләп тәмле ризыклар һәм чәй белән сыйландык.

Чараны оештырды — Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте директоры Гюзяль Рамазанова һәм вице‑президенты Ригил Курмаев.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*