Дүрт ел дәвамында Самара өлкәсе татар милли мәдәни автономиясе Самара өлкәсе татар һәм мөселман тарихы белән бәйле урыннарда мемориаль такталар урнаштыру проектын тормышка ашыру юнәлешендә эшли. Инде 7 мондый истәлекле такта куелган.
Күптән түгел нәшер ителгән “Безнең мирас” (“Наше наследие”) тематик брошюрасында тарихи урыннар һәм төбәк үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында сөйләнә. Басма редакторы һәм проект инициаторы Шамил Галимов бу фактларга таянып, без үзебезнең як тарихын өйрәнәбез, ди.
“Истәлекле такталар урнаштырылган урыннар буйлап экскурсияләр уздырыла торган маршрут эшләнгән. Яшьләр һәм төрле яшьтәге кешеләр ягыбызның күптән түгелге тарихы белән нык кызыксына”, – дип билгеләп уза ул.
Барлыгы “Самара өлкәсе тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалары” проекты кысаларында 29 мөһим урын ачыкланган, һәм бу эш дәвам иттереләчәк. “Безнең мирас” брошюрасында Самара шәһәренең тарихи-мәдәни объектлары һәм татарлар рухи мирасы исемлеге бастырылган.
“Самара өлкәсе тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалары” проекты Россия төбәкләрендә татар иҗтимагый оешмалары өчен бирелә торган Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты хисабына тормышка ашырыла.