Самараның «Бердәмлек» газетасында Данияр Сәйфиевның «Көз – очрашулар һәм яңа проектлар чоры» дигән язмасы чыкты.
«Ни генә дисәгез дә, милләттәшләребез бер-берсе белән очрашырга, сөйләшергә, үзләре өчен яңа ачышлар ясарга яраталар да инде! Һәм элеккеге елларда күпләр татар пятачокларына, Сабан туе, Нәүрүз бәйрәмнәренә, Казан артистлары концертларына йөрүдән канәгать калсалар, бүгенге яшьләребезне моның белән генә гаҗәпләндереп булмый. Шуңа күрә алар өчен татар дискотекасы, «Татар мафиясе» кебек яңа форматтагы чаралар, төрледән-төрле осталык дәресләре оештырылып килә.
Иң мөһиме – татарларда бер-берсе белән күрешү, үзара ана телендә аралашу, татар җырларын тыңлау, соңгы хәбәрләр һәм тенденцияләр белән танышу теләге бар. Боларның барысы да безне берләштерә.
«Психология һәм иҗат: көзге кәефсезлек яисә илһам?» дип аталган арт-очрашу нәкъ шундый яңа чараларның берсе булды. Аны 4 октябрьдә Идел яры буенда урнашкан бер кафеда Әлфия Сөләйманова студиясе үткәрде.
Медицина психологы, эмоциональ халәт белән эшләү буенча белгеч Галия Әюпова кичәнең төп кунагы иде. Ул ничек итеп үз мөмкинлекләреңне ачыкларга, эчке гармонияңне сакларга һәм, көзге кәефсезлектән арынып, илһамланырга кирәклеге турында сөйләде. Галия ханым боларның барысын да гади тел белән, мисаллар китереп аңлатты һәм чарада катнашучыларга үз-үзләренә яңача карарга ярдәм итте.
Әлеге очрашуны оештыручылар, кешеләрне берләштереп, аларга үзләренең эмоциональ халәтләре турында сөйләү мөмкинлеген бүләк иттеләр. Гомумән, биредә файдалы мәгълүмат та тупладылар, көндәлек эшләрдән һәм мәшәкатьләрдән арынып, рәхәтләнеп ял да иттеләр.
Катнашучылар, ә чарага төрле яшьтәге кешеләр килгән иде, эчке хисләрен һәм халәтләрен чагылдыручы көзге композицияләр иҗат иттеләр. Нәкъ шуңадыр да һәрбер эш уникаль килеп чыкты – төсләрдә һәм фактураларда авторларның холкы, кәефе, илһамы чагыла иде. Бу композицияләр аларга җылылыкны үз кулларың белән булдыра алу турында исләренә төшереп торачак.
Күпләр кичәгә аралашу һәм хисләрен яңарту ниятеннән килүләрен белдерделәр. Кайберәүләр психолог белән сөйләшү мөмкинлегенә кызыкканнар. Икенчеләрен чараның иҗади өлеше җәлеп иткән.
Барысының да өметләре акландымы икән? Әйе, әлбәттә! Кешеләр фикерләре белән уртаклаштылар, көлештеләр, бер-берсенә ярдәм иттеләр.
Бу очрашу шулкадәр күңелле булып чыкты ки, хәтта ул тәмамлангач, беркем дә өенә кайтырга ашыкмады.
Катнашучылар фикерләре буенча, кичә нәкъ алар күз алдына китергәнчә җиңел узды, ихлас һәм илһамландыргыч булды. Күпләр борчылуларының юкка чыгуын һәм күңелләре күтәрелеп китүен билгеләп үттеләр. Берничә кеше, төрле темаларга багышланган шундый чаралар ешрак оештырылсын иде, дигән теләк белдерделәр. Һәм, Әлфия Сөләйманова сүзләренчә, мондый очрашулар тагын булачак әле».