17 апрельдә Самара шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган татар шигырьләрен сәнгатьле итеп башкаручылар бәйгесе узачак. Аны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте оештырачак.
Чараның максаты – милләттәшләребездә татар шигъриятенә кызыксыну, туган телебезгә мәхәббәт уяту, хөрмәт хисләре тәрбияләү, сәләтлеләрне табу һәм тамашачы хозурына чыгару.
Шигърият бәйгесендә катнашырга теләүчеләр яттан ике әсәр укырга тиеш булалар: берсе Г.Тукай иҗатыннан булса, икенчесе — ирекле темага.
samtatnews.ru