Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” дип аталган китапны тәкъдир итү чарасы узды.
“Яктылык”ның актлар залына татарлар күпләп яшәгән авыллардан һәм шәһәрләрдән китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, якташыбызның иҗатына мөкиббән кешеләр җыелган иде. Алар арасында шагыйрьнең туганнары, якташлары, ул исән чакта аның белән аралашкан кешеләр байтак булып, чара Гакыйль Сәгыйровны искә алү кичәсе сыман, бик тә җылы атмосферада узды.
Иң элек кунакларны Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин сәламләде һәм “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” китабын язучы Рәфгать Әһлиуллинга рәхмәт сүзләре әйтте.
Автор, үз чиратында, китапның өлкә татар милли-мәдәни автономиясе аша Самара өлкәсе хөкүмәте биргән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге губерна гранты акчасына нәшер ителүен белдерде һәм китап белән кыскача таныштырып үтте. Биредә шагыйрьнең әти-әнисе, үзенең кичерешләре турындагы истәлекләр, көндәлекләреннән өзекләр, гыйбрәтле хикәяләр бастырылган.
– Гакыйль Сәгыйров — Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сахаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәби премияләр һәм рәссамнарның “Филантроп” бүләге лауреаты. Бер хәрәкәтсез, урында яткан килеш шундый казанышларга ирешкән кешедән без, аеруча яшьләр, үрнәк алырга тиеш, — диде Рәфгать Әһлиуллин.
Кунаклар да, бер-бер артлы чыгыш ясап, шагыйрь белән ничек танышулары, аның тормышы, иҗат юлы турында сөйләделәр. Гакыйль абыйның энесе Наил Сәгыйров шагыйрьнең балачагын, ачы язмышка буйсынмыйча, тешенә каләм кыстырып беренче рәсемнәрен ясавы, ә үзенең аңа ярдәм итүен искә алып үтте.
– 54 ел буе урында ятса да, Гакыйль Сәгыйров үзен бер дә мескен итеп күрсәтми иде. Ул бары тик әнисен — Хәбибҗамал апаны жәлләде, газапланулары өчен аның алдында үзен гаепле итеп санады. Изге җанлы, сабыр холыклы ана улының фәрештәсе дә, тән сакчысы да, иң якын киңәшчесе дә булды. Шуңа күрә күп шигырьләрен ул әнисенә багышлады да, — дип сөйләде хәрби көчләр ветераны, отставкадагы полковник, өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президентының киңәшчесе Идеал Галәүтдинов.
Кичәгә Ульян өлкәсе Яңа Малыклы районының Исәнтимер авылыннан Гакыйль абыйның дуслары, аның иҗатын пропагандалаучылар — Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гакыйль һәм Рәисә Шәкүровлар да килгән иде.
Рәисә ханым җыелган халыкның күңел кылларын тибрәндерерлек итеп шагыйрьнең берничә шигырен укыганнан соң, “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” китабының авторы Рәфгать Әһлиуллинга мөрәҗәгать итте.
– Гакыйль абый үзенең “Васыять” исемле шигырендә:
“Яхшылыклар белән искә алып,
Сагынсалар иде безне дә”, – дип язган. Аның әле исән чагында ук мондый китапны нәшер итү кирәклеге турында сүз барган иде. Сез, бу китапны дөньяга чыгарып, каһарман якташыбызның васыятен үтәдегез, рәхмәт, Рәфгать абый, — диде. Аңа Гакыйль Шәкүров та кушылды. Ул шагыйрьнең сүзләренә үзе иҗат иткән “Җүрәем”, “Ике солдат” кебек берничә җыр башкарды. Шәкүровның яңа гына табадан төшкән “Кил әле яннарыма, аппагым” җырын да бу көнне беренче булып самаралылар ишетте.
Шагыйрь озак еллар яшәгән Кошки районының Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылыннан килгән Мәдәният йорты җитәкчесе һәм хатын-кызларның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рәфисә ханым Минебаева да Гакыйль Сәгыйровны яхшы белгән, аның белән күп аралашкан кеше буларак, шулай ук истәлекләре белән уртаклашты.
Самараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле дә бу чарадан читтә калмады. Аның солистлары Айсылу Әбдиева һәм Фәнил Зыятдинов җырлар башкарып, шагыйрь турында бик җылы сүзләр әйттеләр.
Кичәне оештыруда һәм үткәрүдә зур эш алып барган “Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә ханым Фәйзуллина Гакыйль Сәгыйровның иҗатына яшьтән гашыйк булуы, аның белән Иске Җүрәй авылындагы, Димитровградтагы очрашулары турында сөйләде.
– Ул искиткеч ачык, аралашучан кеше буларак гомерлеккә күңелемдә уелып калды, — диде укытучы.
“Яктылык” татар мәктәбе укучылары каһарман якташыбызның шигырьләрен укып, аның сүзләренә язылган җырларны башкарып, чараны тагын да матуррак, күркәмрәк иттеләр. Китапны тәкъдир итү кичәсен бик оста итеп 10нчы сыйныф укучылары Сабир Галимуллин һәм Альбина Мингалимова алып барды. Укучыларга да, бу кичәнең кунакларына да Рәфгать Нәбиулла улы әдипнең яңа китабын бүләк итте. Китап шулай ук өлкәбезнең татар авыллары китапханәчеләренә дә таратылды.
Аларның берничәсенә: “Гакыйль Сәгыйров турындагы китапның дөнья күрүен ничек кабул иттегез?” – дигән сорау бирми булдыра алмадым.
– Рус милләтеннән булсам да, Гакыйль абыйның иҗатына гашыйкмын, аның белән чын-чынлап сокланган кеше мин, — дип сөйләде Кошки районының Иске Җүрәй авылы китапханәчесе Марина Подябина. — Ул исән чакта үзем дә еш кына Сәгыйровларга кунакка баргаладым, балалар өчен шагыйрь белән очрашулар оештыргаладым.
Кызганыч, Гакыйль абыйның үзе исән чакта нәшер ителгән 8 китабының икесе генә китапханәбездә бар. Шуңа да “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган яңа китап басылганын ишетеп, бик куандык.
Ставрополь районының Татар Выселкие авылы китапханәчесе Гөлфия Низамова да яңа китап чыгу уңаеннан шатлыгын белдерде.
– Авылыбызда татарлар күпләп яши. Алар татар телендә язылган китапларны яратып укыйлар, һәр яңа китапны куанып каршы алалар. Бу китап та популяр булыр дип уйлыйм, — диде ул.
Самараның региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы, өлкә “Бердәмлек” татар газетасы һәм “Яктылык” татар мәктәбе оештырган бу кичә бик матур үтте. Ерак юлдан килүчеләр аралашуны мәктәп ашханәсе пешекчеләре һәм өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия ханым Әюпова әзерләгән табын артында дәвам иттеләр.
Алия АРСЛАНОВА, “Бердәмлек” газетасы