Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы “Ихсан” волонтерлар җәмгыяте эшчәнлеге турында күпләребез белә. Махсус хәрби операция зонасындагы милләттәшләребезгә ярдәм итүләре, өлкә һәм шәһәр күләмендә дини чаралар, ифтар мәҗлесләре оештырулары турында газетабыз битләрендә һәрдаим язып торабыз. Яңа ел башында әлеге активистларның күптәнге планнары гамәлгә ашырылган – алар, ниһаять, хәйрия фонды ачканнар.
– Фонд булдыру идеясен төркемебез җитәкчесе Равил Фазлетдинов күптән тәкъдим иткән иде инде. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында бу планны менә хәзер генә гамәлгә ашыра алдык, — дип сөйли Илшат Рәҗәпов. – Җитәкче вазыйфаларын миңа ышанып тапшырдылар. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән шушы изге эшне уңышлы гына алып бара алырмын, дип өметләнәм.
“Ихсан” фонды, беренче чиратта, мохтаҗларга, авыруларга, авыр хәлдә калган милләттәшләребезгә ярдәм итүне күздә тота.
– Оешмада башлыча яшьләр эшләгәнлектән, теге яки бу мөһим карарлар өлкән дин кардәшләребез, мөфти Талип хәзрәт Яруллин белән киңәшләшеп кабул ителәчәк. Шул исәптән ярдәм сорап фондка мөрәҗәгать итүчеләрнең вәзгыяте дә тәҗрибәле остазларыбыз белән берлектә каралачак һәм чыннан да ярдәмгә мохтаҗ булу-булмауны да комиссия билгеләячәк, — дип аңалата Илшат әфәнде.
Әңгәмәдәшем сүзләренчә, фонд шулай ук ифтар мәҗлесләре һәм башка чаралар оештырырга да планлаштыра.
– Мәҗлесләр, чаралар уздырырга күп финанс чыгымнар таләп ителә бит. Сез зур предприятиеләр белән хезмәттәшлек итәргә теләр идегезме?
– Хәйриячелек – бик изге эш. Башкаларга ярдәм кулын сузарга теләүче берәүне дә кире какмаячакбыз. Чынлыкта, матди яктан нык тормышта яшәүче, әмма ничек, кемгә садака бирергә кирәклеген, мохтаҗларга ни рәвешле ярдәм итәргә икәнлеген белмәүчеләр дә бар бит. Шуңа күрә без оешмабызны төрле социаль челтәрләр, интернеттагы аралашу чатлары аша таныту өстендә эшлибез, — ди танышым.
– Халык арасында мондый фондлар эшчәнлегенә тискәре караучылар да, акчаларның кая киткәне билгесез, диючеләр дә булырга мөмкин. Бу кешеләргә нәрсә дияр идегез?
– Әйе, төрле кеше бар. “Ихсан” — хәйриячелек фонды салым инспекциясендә рәсми теркәлү узган, Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы реестрына кертелгән, үз эшчәнлеген Самара өлкәсендә алып баручы социаль юнәлешле оешма. Моннан тыш, “Ихсан”ның керемнәрен һәм чыгымнарын теләгән һәр кеше безнең сайтка fond-ihsan-samara.ru/#rec150976… сылтамасы буенча кереп карый ала.
Фондка өлеш кертергә теләүчеләр дә, сайтка кереп, үзенә уңайлы булган ысул белән теләсә нинди сумма күчерә алалар.
Сорауларыгыз булса, шунда ук күрсәтелгән +7(927)777-05-20 телефон номеры буенча миңа — Илшат Рәҗәповка шалтыратыгыз.
Шулай ук сайтта безнең программалар турында да мәгълүмат урнаштырылган. Ярдәмгә мохтаҗлар, шунда ук анкета тутырып, үз проблемалары турында хәбәр итә ала.
– Тиздән изге Рамазан ае башлана. Күпләр зәкәтне, фитыр садакасын кая, кемгә бирергә дип уйлана башлар. Сезнең фондка бирергә буламы?
– Хәзерге вакытта без бу мәсьәлә өстендә эшлибез. Рамазан ае башланганчы ул хәл ителер, дип уйлыйбыз. Сайтыбызда һичшиксез аңлатма бастырырбыз, — дип йомгаклады сүзен Илшат әфәнде.
– Уңышлар сезгә, изге күңелле милләттәшләребез!
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Чыганак: https://samtatnews.ru