Менә берничә ел инде Самара мөселманнарның төп бәйрәмнәре – Ураза һәм Корбан гаетләре, иртәнге бәйрәм намазлары, корбан чалу һәм сый-нигъмәтләр ашау белән генә чикләнми, балалар өчен кызыклы һәм тәрбияви чаралар да уздырылып килә. Ә менә үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен Корбан бәйрәме региональ Диния нәзарәте тарафыннан быел беренче тапкыр уздырды.
Бәйрәм хисе Җәмигъ мәчетенең төп мәйданчыгына якынлашканда ук сизелә иде. Балаларны, ә төп кунаклар нәкъ менә алар иде, аниматорлар уен-көлке, кабартылган чәчәкләр белән каршы алалар, балаларга тапшыралар. Биек йөрешле клоуннар, әледән-әле балаларны кулларына күтәреп алалар һәм, бергә фотога төшеп, кабат җиргә бастыралар. Читкәрәк куелган өстәл артында шау-шу һәм гауга хөкем сөрә – биредә рәсем, кул эшләнмәләре ясарга һәм, төрле матур ябыштыргычлар кулланып, үз кулларың белән матур открыткалар эшләп чыгарырга була. Күбесе аквагримм остасына чират торалар – ул балаларның яңакларына махсус буяулар белән чәчәкләр һәм башка бизәкләр төшерә. Виртуаль чынбарлык күзлекләре дә үзенчәлекле балаларда зур кызыксыну уята, чөнки шулай гына алар су асты дөньясына эләгә алалар. Ә көчен һәм җитезлеген күрсәтергә теләгән балалар Самара өлкәсе буенча адаптив тхэквондо федерациясе җитәкчесе Нуриддин Пазылов оештырган спорт мәйданчыгында кайнашалар. Әлбәттә, бер генә катнашучы да аннан бүләксез китми.
Бәйрәмне «Нур» мәдрәсәсе ректоры Али хәзрәт Сөләйманов ачып җибәрде. Ул җыелган ата-аналарны һәм балаларны Корбан гаете һәм Зөлхиҗҗә ае белән котлады, гаиләләренә сәламәтлек, киләчәккә ышаныч теләде, инвалид баласы булган гаиләләргә зур игътибар һәм шатлык бүләк иткән өчен әлеге бәйрәмне оештыручыларга һәм волонтерларга рәхмәт белдерде.
Ә мондый игътибар, чыннан да, бу категория гаиләләр өчен бик мөһим. Чөнки авыру балалар үзләре генә түгел, аларның гаилә әгъзалары тормышы дә чикләнгән, мондый балалар янында даими рәвештә кемдер булырга тиеш. Аларны караучыга башка эшкә вакыты да, көче дә калмый. Гаиләнең финанс ягы да чикләнгән: баланы дәвалау һәм тернәкләндерү – арзан эш түгел. Һәм, кагыйдә буларак, бөтен авырлыклар әниләр җилкәсенә төшә: мондый гаиләләрнең күбесе тулы түгел. «Көчле җенес» дип аталган ир кеше, авыру бала туу һәм инвалидлык белән очрашкач, еш кына гаиләләрен ташлап китә, әнисе шундый зур бәла белән үзе генә көрәшергә тиеш була. Шулай булгач, кем чынында көчле җенес икән дип уйга каласың.
Әлеге чара инициаторы һәм оештыручысы Алсу Зилидинова сүзләренә караганда, мондый бәйрәмне уздыру идеясе аның күңелендә күптән туган.
– Бервакыт минем янга бер инвалид баланың әнисе килде һәм Җәмигъ мәчете гади балалар өчен бәйрәмнәр һәм төрле чаралар үткәрә, ә менә авыру бала белән килү мөмкин түгел, дип зарланды. Менә шул вакытта мин ният иттем – үзенчәлекле гаиләләр өчен аерым бәйрәм уздырачакмын. Шулай балаларга шатлык бүләк итәсе, әниләренә бу дөньяда үзләре генә түгел икәнлеген күрсәтәсе, Аллаһы Тәгалә аеруча яраткан кешеләренә сынаулар биргәнен исләренә төшерәсе килде. Мин үз идеямне мөфти Талип хәзрәткә җиткердем һәм ул, һәрвакыттагыча, башлангычымны хуплады. Бу бәйрәмне планлаштырганда мин гаиләләр, социаль ярдәм үзәкләре һәм инвалидларның иҗтимагый оешмалары белән күп аралаштым, бу балаларга ничек якынаерга, нәрсә белән сөендерергә һәм ничек зыян китермәскә икәнлеген өйрәндем. Әкренләп командабыз формалашты һәм бергәләшеп бу идеяне тормышка ашыра алдык.
Мин Нуриддин Пазыловка, Алеся Шәмсетдинова-Варнаевага һәм Дилфүзә Әсәновага, үзенчәлекле балалар язмышына битараф калмыйча, күңелләрен биреп эшкә алынганнары өчен чиксез рәхмәтлемен. Зур һәм бердәм волонтерлар армиясенә һәм безнең проект турында ишеткәч үк, берсүзсез бөтен кирәкле ярдәмне күрсәткән иганәчеләргә дә зур рәхмәт, алардан башка берни дә барып чыкмас иде. Ниятең ихлас булганда, Аллаһы Тәгалә бөтен ишекләрне дә ача, – дип сөйләде әзерлек барышы турында Алсу Зилидинова.
Ә бәйрәм чыннан да бик якты һәм бай булды. Балалар Аллаһы Тәгаләгә ышану, табыну, басынкылык һәм рух көче турында куелган «Предопределение» спектаклен карадылар (аны Казан кунагы Рузана Хөснетдинова тәкъдим итте), сабын куыклары тамашасында чыр-чу килеп катнаштылар, иганәчеләрдән алган бүләкләргә һәм программа тәмамлангач тәкъдим ителгән тәмле ризыкларга чын күңелдән шатландылар. Шул ук вакытта ата-аналарга һәм оештыручыларга бераз күңелсез дә булды. Беренче чиратта, бик зур теләк булса да, ниндидер могҗиза белән бу балаларга савыгырга ярдәм итә алмау һәм моны эшләү мөмкин түгеллеген аңлаудан.
Аның каравы, Алсу Зилидинова һәм аның командасы оештырган онытылмаслык бәйрәм бүләк итәргә дә мөмкин бит аларга! Аллаһы Тәгалә кодрәтенә ышаныгыз, моны аңлау да күпне тора.
Данияр Сәйфиев